Биографиясе

1918 елның 23 феврале, Рязань шәһәре – 2017 елның 16 октябре, Казан.

1952 елда Казан консерваториясен (К.Цветов классы) тәмамлый; 1958–1983 елларда шунда ук укыта (1971–1973, 1981–1982 елларда ялгыз җырлау кафедрасы мөдире).

Лазьконы педагог буларак югары профессионализм, репертуарны тирән белүе, классик вокаль мәктәбенең яхшы традицияләренә таяну сәләте аерып тора. Шәкертләре арасында — С.Аскаров, Р.Башаров, Л.Башкирова, В.Ганиева, В.Гыйззәтуллина, Х.Гыйниятова, С.Җиһанова, В.Пахомова, Т.Перепелица, Ю.Прокопьева, С.Рәинбәков, З.Сөнгатуллина, Э.Трескин, Р.Үзбәкова, А.Фадеичева, К.Хәйретдинова, Л.Хохлова.

Әдәбият

Вокальный факультет // Казанская государственная консерватория. К., 1998.