- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Кармалы елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 12 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында чиркәү (совет чорында җимерелә), чиркәү-приход мәктәбе эшли; 6–12 декабрьдә ярминкә үткәрелә. Авыл җәмәгатенең имана җире 3227 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Югары Кармалка волосте үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Түбән Кармалка авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Новая жизнь” колхозы оештырыла. 1959 елдан эреләндерелгән “Победа” колхозы (үзәк утары – Түбән Кармалка авылы), 1994 елдан “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2016 елдан “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1962 елда – сигезьеллык, 1986 елда – тулы булмаган урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1986–2016 елларда “Ручеек” балалар бакчасы була.
Клуб (2017 елда яңа бина салына), фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук авыл янында төзекләндерелгән “Кармалка”чишмәсе бар.
Клуб каршында “Сударушка” фольклор ансамбле эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.