Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 2479 кв.км. 1965 елда оештырыла. Үзәге – Красный Яр авылы (Самара шәһәреннән 40 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 55869 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1670 кеше. Алар, тупланып, башлыча, Яңа Урайкино авылында (XVIII йөз башында нигез салына; 2002 елда – 204 кеше) һәм Ялтай поселогында (1910 елда нигез салына; 415 кеше) яши.

Татар җәмгыяте тормышы

Ике торак пунктта да мәчетләр бар (Ялтайда 1997 елдан, Яңа Урайкинода 1999 елдан).

2000 елда Ялтай поселогында беренче Сабан туе үткәрелә. 2003 елда Кызыл Яр районының тарих музеенда «Аксак Тимер, Туктамыш һәм Алтын Урда» дип исемләнгән күргәзмә оештырыла. 2003–2008 елларда районда ел саен «Кондырча елгасы буенда Аксак Тимер белән Туктамыш хан сугышы» исемле хәрби-этнотарихи фестиваль үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Кызыл Яр районында тарихчы, төбәк тарихын өйрәнүче Ш.Х.Галимов туган.