Биографиясе

1939 елның 16 июне, Куйбышев өлкәсенең Чапаевск шәһәре  — 2007 елның 9 мае, Казан.

Ростов-Дон шәһәрендә техник училище тәмамлый (1960).

1960–1994 елларда «Таттелерадиобыттехника» ҖБдә радиомеханик, мастер булып эшли (Казан, Арча, Югары Ослан, Биектау, Лаеш районнары).

Төсле телевизорларны ремонтлауны беренчеләрдән булып үзләштерә. Каналларның югары ешлыктагы селекторларын ремонтлауның Проценко керткән ысулы телевизорларны төзәтү срокларын сизелерлек кыскарту мөмкинлеген бирә.

Медаль, «СССРның мактаулы радисты» билгесе белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.