Эчтәлек

Татарларда ешрак «калым малы» яисә «мәһәр» атамалары белән йөртелә.

Кагыйдә буларак, калым мәсьәләсе кодалау вакытында хәл ителеп куела. Милекнең күләменә карап, яклар калымның күләме һәм түләү вакыты турында килешәләр.

Калымга түбәндәгеләр керә:

киемнәр салынган сандык (тун яки пальто, затлы камзул, берничә йон, ефәк, ситсы күлмәк),

 аяк киемнәре (читекләр, туфлиләр, галошлар),

кәләшнең баш киемнәре (шәлләр, калфаклар, мех кырпулы бүрек),

шулай ук түшәк, ястык, йорт хайваннары (бозау, сыер, ат һ.б.).

Моннан тыш, кияүнең туганнары билгеле бер күләмдә акча бирү (тарту, баш акча) һәм туй табынын азык-төлек (бал, май, он, чәй, ит һ.б.) белән тәэмин итүне үз өсләренә ала.

Асылда, татарларда калым, кәләшнең ата-анасыннан бигрәк, яңа кияүгә чыккан кызның үзенә билгеләп куела. Ире йортына күчкәндә яшь килен атасы йортыннан үзенең бирнәсен дә, аның милкенә әйләнгән калымны да алып китә.

Гадәттә, калымны өлешләп түлиләр. Акчаның һәм бүләкләрнең бер өлеше сүз куешу – кыз ярәшү вакытында бирелә.

Пермь татарлары, мишәрләр яшәгән кайбер районннарда кияүнең туйга кадәр үк ирле-хатынлылык хокукларыннан файдалану мөмкинлеге булган.

Калымның төп өлеше кәләш өендә уздырылган никах туенда тапшырыла. Кияүгә чыккан кыз ире янына бары тик калым тулысынча түләнеп беткәннән соң гына күченә. Кайчак яшь киленнең беренче баланы ире йортына күченгәнче үк тапкан очраклары да була.

Шулай ук кара: Туй йолалары.

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.

Уразманова Р.К. Семейные обычаи и обряды // Татары. М., 2001.

Автор – Ф.Ф.Гулова