Төньяк ярымшарның урман зонасында таралганнар.

ТР территориясендә 2 төре бар: сөйрәлмә «мүк» (L. annotinum) һәм чукмарсыман плаун (L. clavatum). Кама алдында очрыйлар. Күләгәле катнаш һәм ылыслы урманнарда, сазлыклы болыннарда үсәләр.

Сабаклары шуышма, озынлыгы 30–150 см, тармакланган бәбәкләре бар. Яфраклары вак, куе, кыяк-ланцетсыман. Үсемлекнең үзенә генә хас исе һәм әче тәме бар. Споралардан, үрчү бөреләреннән, бәбәк өлешләреннән үрчи. Майлы порошокны хәтерләтүче споралары ачык сары төстә, июнь–августта өлгерәләр. Сөйрәлмә «мүк»нең споралы башакчыклары ботакчыклар очында утыра. Күпләп җыелганнан соң, плаун фәкать 20–30 елдан соң гына гадәти продуктлылыгын яңарта ала.

Чукмарсыман плаунның спораларында 50% ка кадәр май, органик кислоталар, алкалоид, аксым бар; халык медицинасында бәвел һәм үт кудыру, ялкынсынуга каршы, адсорбент буларак кулланыла.

Декоратив, агулы үсемлекләр.

2 төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Чукмарсыман плаун