Эчтәлек

Тарихы

Сафа Акчурин (XVIII йөзнең икенче яртысы – XIX йөз башы), сәүдәгәр Акчуриннар династиясен нигезләүче, дәүләт крәстияннәреннән. Сату, сарык йоны җыю һәм аны постау мануфактуралары хуҗаларына сату белән шөгыльләнә.

Габдулла Сафа улы (? – 1848 тирәсе), әтисе эшен дәвам иттерүче; йонны ерак ярминкәләрдән кайтартып сатуны җайга сала.

Бертуганнар: Сөләйман Габдулла улы (1802 – 30.11.1864), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан. Акчуриннардан беренче булып туган авылы Зөябашта (рәсми теркәлеше Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Иске Тимошкино авылы) махсус җиһазлы постау фабрикасы төзи (1849). 1860 еллар башында фабрикада 1420 ләп кеше эшли, елына 340 мең сумлык постау җитештерелә. Аның варислары 1864 елның ахырында «Акчурин хатыны һәм уллары сәүдә йорты»н оештыра; Курамша Габдулла улы (1796 – 17.7.1868), 1 гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, Сембер губернасы Гурьевка авылында (хәзер Самара өлкәсе Барыш шәһәре) постау фабрикасы хуҗасы. Башта йон белән сәүдә итә. Гурьевкадагы постау мануфактурасын сатып ала, пар машиналары белән җиһазлап, эре фабрикага әверелдерә. 1853 елда Сембер шәһәрендә мөселманнар өчен намаз уку йортын салдыра. Ильяс Габдулла улы (? – ?), Зөябаш авылында 2 нче постау фабрикасын төзүче.

Хәсән Сөләйман улы (? – 1878), атасы фабрикасының дәвамчы хуҗасы, Сембер губернасы фабрикант-сәүдәгәрләре җәмгыяте әгъзасы. Йосыф Акчураның атасы.

Бертуганнар: Тимербулат Курамша улы (1826 – 19.9.1906), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, Гурьевка (1908 елда 1715 кеше эшли) белән Самайкино (1908 елда 804 кеше эшли) авылларындагы постау фабрикалары хуҗасы. Акчуриннарның уртак пайлы ике зур ширкәтен оештыруда башлап йөрүче («Акчуриннарның Иске Тимошкино постау мануфактуралары ширкәте», 1892; «Тимербулат Акчуринның сәүдә-сәнәгать ширкәте», 1894). «Тырышлык өчен» алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә. 1865 елда Сембердәге намаз уку йортын чын мәчет рәвешенә китереп төзекләндерә. Ибраһим Курамша улы (1859 – 1933 (?), Уфа), фабрикант, Зөябаштагы 2 нче постау фабрикасы хуҗасы, 1892 елда оешкан «Акчуриннарның Иске Тимошкино постау мануфактуралары ширкәтен» нигезләүчеләрдән. Сембер постау фабрикантлары җәмгыяте рәисе (1907), Сембер шәһәр думасы гласные һәм шәһәр управасы әгъзасы. Татарларның милли хәрәкәтендә, Бөтенроссия мөселманнары корылтайларының күпчелегендә, «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыруда катнаша, Сембер мөселманнары җәмгыятен нигезли. Сембердә татар кызлары өчен дөньяви мәктәп ача. Совет хакимияте дәверендә эзәрлекләнә.

Хәсән Тимербулат улы (1866–1916), 1 нче гильдия сәүдәгәр, нәселдән күчмә шәрәфле граждан, XIX йөз ахырында Акчуриннар оештырган ике сәүдә-сәнәгать ширкәтенең пайчысы. Мохтаҗ мөселманнарга һәм мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм итүче хәйрия оешмалары әгъзасы. Татар-болгарлар тарихына, тормыш-көнкүрешенә багышланган бай коллекция (борынгы әйберләр, кулъязмалар, китаплар, тарихи акчалар) туплый. Башлыча, Сембердә яши. 1914 елда бертуганнары Якуб һәм Абдулла белән бергә Гурьевка авылында җәмәгать китапханәсе ачалар.

Акчуриннар иганәсенә Сембер һәм Самара губерналары авылларында мәчетләр салына, мәктәпләр ачыла.

Шулай ук кара: Й.Акчура, З.Акчурина, Х.Акчурина.

Әдәбият

Хәмидуллин Л. Акчуриннар // Шәһри Казан. 1997, март.

Юсупов А.И. Далекое и близкое. Ульяновск, 1969.

Юсупов А.И. Господа Акчурины. Казань, 1974.

Таиров Н. Ибрагим Акчурин: штрихи к портрету // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1996, № 1-2.

Таиров Н. Духовное завещание Сулеймана Акчурина // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1998. № 3/4.

Таиров Н. Духовное завещание Курамши Акчурина // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1999. № 3/4.

Таиров Н. Акчурины. Казань, 2002.

Автор – Н.И.Таиров