Эчтәлек

Чын исеме Исмәгыйль.

Гомер еллары: XIV йөз ахыры — 1475, Кече Азия.

Чыгышы белән Караман шәһәреннән. Гомеренең төп өлешен Кырымда, Урта Иделдә яши.

Беренче тапкыр «Өмми Камал китабы» исемле җыентыгында басылган (1884, 4 басмада дөнья күрә) лирик шигырьләр авторы.

Татарлар арасында кулъязма рәвешендә дә киң таралган Өмми Камал иҗаты суфичылык мотивлары белән сугарылган; шагыйрь табигать, кешеләр тормышының һәр күренешен, чагылышын Аллаһ кодрәте белән аңлата. Ул кеше тормышы — вакытлы күренеш, мәңгелеккә күчү юлында бер баскыч кына; бу тормышның максаты — Аллаһ белән кушылу, моңа фәкать Аллаһка карата мәхәббәт аша гына ирешергә мөмкин дигән фикерне алга сөрә.

Өмми Камал иҗаты Дәрдемәнд, Тукай иҗатларына йогынты ясый.

Аның әсәрләренең кулъязмалары (якынча 13) Санкт-Петербург, Казан китапханәләрендә саклана.

Әдәбият

Кадыйрова Э.Х. Өмми Камал әсәрләренең Казан нөсхәләре // Татар әдәбияты текстологиясе мәсьәләләре (Урта гасырлар — ХХ йөз башы). К., 2006;

Абилов Ш.Ш. Умми Камал // История татарской литературы средневековья (VIII–XVIII вв.). К., 2007.

Автор — А.М.Ахунов