Биографиясе

1862 ел, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Зөябаш авылы – 1903 елның 13 апреле, Бакчасарай шәһәре, Кырым.

Сембер төбәге сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән, И.Гаспринскийның хатыны.

Татар хатын-кызлары арасында сирәк күренеш булган дөньяви белем ала. 1880 елда Кырымга баргач, И.Гаспринский белән таныша. Аның белән бергә Бакчасарай шәһәрендә «Тәрҗеман» газетасын чыгаруда катнаша.

З.Акчурина газетаның беренче хезмәткәре була, үз акчасының шактый өлешен газетаны бастыруга тота.

З.Акчурина мәкаләләр яза, губерналар белән элемтәгә керә, алардан килгән материалларны тәрҗемә итә, эш кәгазьләрен рәсмиләштерә, әбүнәчелек эшләрен оештыра. И.Гаспринский югында газетаны редакцияли.

Туган авылындагы мәчеткә һәм мәдрәсәгә еш кына иганәлек кыла.

Р.Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» китабындагы бер бүлек З.Акчуринага багышланган.

Әдәбият

Исхакый Г. Исмәгыйль бәк, Зөһрә ханым // Ил. 1914. № 41–47.

Хәмидуллин Л. Зөһрә йолдыз – Таң йолдызы // Сөембикә. 1996. № 3.

Юсупов А.И. Господа Акчурины. Казань, 1974.

Автор – Л.Х.Хәмидуллин