- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Мораса елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 58 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселенная Мураса исеме белән дә искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында тимерчелек, шәраб һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 116 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Колбай-Мораса авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Пробуждение» колхозы оештырыла. 1954 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары – Колбай-Мораса авылы), 1961 елдан – «Алга» (үзәк утары – Колбай-Мораса авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Алга» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Алга» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Мораса», 2009 елдан – «ВЗП Билярск» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.
1782 елда – 47 ир-ат;
1859 елда – 304,
1897 елда – 376,
1908 елда – 584,
1920 елда – 522,
1926 елда – 399,
1938 елда – 347,
1949 елда – 192,
1958 елда – 168,
1970 елда – 159,
1979 елда – 145,
1989 елда – 93,
2002 елда – 89,
2010 елда – 60,
2021 елда – 57 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.