- РУС
- ТАТ
Коры Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 16,5 км, бассейнының мәйданы 59,2 км2. Идел буе калкулыгы буйлап ага, Кама Тамагы районында. Елга башы – урман массивында, Варварино авылыннан 2,5 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы – Каратал авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 76 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.
Кыярмәтнең 1 дән алып 4,8 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,47 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 135 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, мартның өченче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м3/с.
Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.