Мәңге яшел биек булмаган куаклар, куакчыклар, лианалар, сирәк кенә кечерәк агачлар.

 

80 нән артык ыругы һәм 2000 төре Җир шарының субтропик, уртача һәм салкын өлкәләрендә таралган.

 

ТР территориясендә 6 ыругы һәм 8 төре очрый.

 

Яфраклары чиратлашкан, кара-каршы яисә боҗрасыман урнашкан, төпчек яфраклары юк. Кечкенә куаклар. Чәчәкләре чатырсыман яисә себеркәч чәчәк төркемендә, икешәр чәчәк тирәлекле. Касәсе 4-5 аерым яисә кушылып үскән касә яфраклы. Җимеше күп орлыклы тартмачык, каты төшле җимеш яисә җиләк. Орлыклары вак. Күбрәк тамырчадан, кайвакыт орлыктан үрчи.

Начар шартларда, ачы туфракларда үсә ала.

 

Арчанчалар тамырларында еш кына микоризалар була.

 

Аю җиләге, саз сазанагы, мүк җиләге һ.б. – дару үләннәре.

 

Гади арчан, саз сазанагы, нарат җиләге – баллы үсемлекләр.

 

Аю җиләге, күк җиләк, кара җиләкнең җимешләре урмандагы кыргый җәнлекләр өчен азык.

 

Күпьяфраклы акчыл, саз сазанагы, гади арчан – декоратив үсемлекләр.

 

Мүк җиләге, күк җиләк, нарат җиләге һ.б. азык-төлек сәнәгатендә кулланыла.

 

5 төре (күпьяфраклы акчыл, күк җиләк, гади аю җиләге һ.б.) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).