Биографиясе

1897 елның 13 июле, Екатеринослав губернасы, Никополь шәһәре – 1962 елның 28 гыйнвары, Казан шәһәре.

Мариуполь шәһәр училищесен (1911 ел), Ростов-Дон шәһәрендәге Дон филармониясенең драма классын (1918 ел) тәмамлый. 1918–1926 елларда Мариуполь, Екатеринослав, Новороссийск, Ростов-Дон, Минск, Мәскәү шәһәрләре театрларында актер була.

1926–1932 елларда «Красный факел» күчмә театрының җаваплы җитәкчесе (1930–1931 елларда театрның Г.Д.Ригорин җитәкчелегендәге труппасы Казанда эшли), 1932–1934 елларда – К.Маркс исемендәге Саратов драма театры, 1934–1962 елларда Казан Зур драма театры директоры.

Актерлык мәктәбен үткән һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә театр эшенең оештырылу дәрәҗәсе белән танышу мөмкинлегенә ия булган Г.Д.Ригорин туплаган тәҗрибәсеннән Казанда эшләү дәверендә иҗади файдалана, иң яхшы театр директорларының берсенә әверелә. Үз эшен труппа оештырудан башлап, күп кенә күренекле сәхнә осталарын туплый.

Бөек Ватан сугышы елларында Г.Д.Ригорин инициативасы белән театр актерлары һәм хезмәткәрләре арасында самолет төзү өчен акча җыю эше оештырыла, хәрби шефлык эше киң җәелдерелә; 1943 елда ул, яшь кадрлар алу хисабына, театр каршында студия эшчәнлеген торгыза.

Гастрольләр оештыруга күп вакытын сарыф итә. Театрның 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә чыгыш ясавы аңа илнең иң яхшы сәнгать коллективларыннан берсе дигән дан китерә.

Сәхнә иҗатының сәнгати ягына зур өстенлек биргән хәлдә, Г.Д.Ригорин театрның техник ягын оештыруга да җитди игътибар юнәлтә. 1935–1936 елларда Казан Зур драма театрының сәхнә тартмасын үзгәртеп төзи һәм техник яктан җиһазландыра, декорацияләр һәм костюмнар әзерләү остаханәләре оештыра, актерларның грим салу бүлмәләрен булдыру һәм репетицияләр уздыру өчен биналарны шактый гына киңәйтә.

Ул шулай ук актерларның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында да кайгыртучанлык күрсәтә, 1935 елда аның инициативасы белән элекке «Гранд-отель» кунакханәсе театр хезмәткәрләре өчен тулай торак буларак яңадан җиһазландырыла, 1950–1952 елларда театр эшләп тапкан акчага актерлар өчен күпфатирлы йорт төзелә.

Театрны тамашачыга якынайту өчен Г.Д.Ригорин тарафыннан төрле чаралар күрелә: театрда ел саен тамашачылар конференцияләре уздырыла, шәһәр һәм республика предприятиеләрендә актерларның иҗади отчетлары һәм очрашулары оештырыла.

Г.Д.Ригорин берничә тапкыр шәһәр Халык депутатлары Советы составына сайлана.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет Билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Антонов С. Его имени нет на афише // Театр. 1962. № 4.

Илялова И., Ингвар И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Автор – Ю.А.Благов