И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Сара Садыйкова. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биография

1906 елның 1 ноябре, ачыкланган мәгълүматлар буенча 1903 елның, Казан — 1986 елның 7 июне, шунда ук.

1921 елда Казан педагогика техникумында уку дәверендә беренче тапкыр К.Рәхимнең «Бүз егет» пьесасы буенча куелган хәйрия спектаклендә Сәхибҗамал ролендә актриса һәм җырчы буларак уңышлы чыгыш ясый.

Композитор С.Габәши тәкъдиме белән Мәскәүгә укырга китә, 1922–1928 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумында вокал буенча М.Г.Цыбущенко классында укый.

1920 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә драма актрисасы буларак чыгышлар ясый.

1930–1934 елларда Татар академия театрында эшли, музыкаль драма спектакльләрендә, шул исәптән К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» музыкаль драмалары буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы буларак таныла.

1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый.

1938–1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты

Татар композиторларының опера һәм музыкаль комедияләрендә төп партияләрне (Рәйхана, Саҗидә — «Качкын», «Илдар», Н.Җиһанов; Галиябану — шул исемдәге әсәр буенча, М.Мозаффаров; Сәрвәр — «Башмагым», Җ.Фәйзи) уңышлы башкара.

Концерт бирүче җырчы буларак зур популярлык казана. Йомшак, чиста, җиңел, төрле төсмерләргә бай матур тавышка ия. Башкару манерасы эчке хисне ача белүе, эчкерсезлеге, сөйкемлелеге белән аерылып тора. Актерлык талантына җыр-моңга сәләте дә өстәлә.

Татар вокал сәнгате тарихында беренчеләрдән булып, ул милли репертуарга аерым бизәкләр кертә башлый. Җырчының концерт репертуарына, башлыча, татар һәм башкорт халык көйләре, татар композиторларының җырлары, романс һәм арияләре керә.

Татарстанның профессиональ җыр сәнгате үсешенә зур өлеш кертә.

Композиторлар берлеге әгъзасы (1982).

Садыйкованың иҗаты, композитор буларак, барыннан да бигрәк җыр жанры белән бәйле. Ул — моңлы, матур тавышлы җырчы; татар музыкаль фольклорының иң яхшы традицияләре тарафдары.

Садыйкованың җырлары берничә дистә еллар дәвамында гаять популяр булып, күбесе халык җырларына әверелә. Ул, гадәти интонацияләргә, халыкчан җыр, марш һәм бию көйләре ритмнарына игътибар итеп, аларны татар халык музыкасы стиле белән табигый рәвештә берләштерә (татар композиторларыннан беренче булып танго һәм фокстрот жанрларына мөрәҗәгать итә).

Садыйкова җырларының тематикасы киң. Аның иң яхшы лирик җырлары — халык традицияләрен һәм С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, М.Мозаффаров һәм башкаларның җыр мирасын дәвам итүче җырлар. Аеруча популяр җырлары – Ә.Ерикәй шигыренә «Көтәм сине», М.Ногман шигырьләренә «Оныта алмасам нишләрмен», «Балкый Шәйморза утлары», Г.Бәширов шигыренә «Җидегән чишмә», Х.Туфан шигыренә «Казан кичләре» һәм башкалар.

Садыйкова актив мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Казанда М.Горький исемендәге клуб каршында халык хорын оештыра һәм күп еллар дәвамында аны җитәкли. Талантлы яшьләрне музыка сәнгатенәҗәлеп итә. Күпләгән милли композиторлык һәм башкару сәнгате вәкилләренең иҗади үсешенә йогынты ясый. Татар халык җырларын җыя.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1990, вафатыннан соң).

Истәлеге

Садыйкова истәлегенә һәм аның мирасын пропагандалауга балалар һәм яшьләр музыка конкурслары һәм фестивальләре, Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә концертлар, телевизион фильмнар багышлана.

Казанда мемориаль такта куела.

Чаллыда концерт залына Садыйкова исеме бирелә.

1992 елда Апас районының Тутай авылында Садыйкова Сара музее ачыла.

1996 елдан Казанда Сара Садыйкова фонды эшли.

Төп әсәрләре 

  • Р.Гобәйдуллин белән автордашлыкта «Мәхәббәт җыры» (1971) һәм «Кияүләр» (1972) музыкаль комедияләре,
  • спектакльләргә музыка;
  • 300 дән артык җыр,
  • инструменталь әсәрләр һәм башкалар.

Әдәбият

Нурлыгаянов Я. Моң чишмәсе // Казан утлары. 1973. № 2;

Зәйнашева Г. Сара Садыйкова. К., 1987;

Сагыналар сине якын дуслар: С.Садыйкова турында истәлекләр. К., 1991;

Айдарская А.Г. Память сердца. К., 2002;

Айдарская А.Г. Рәхмәт җыры — Песнь благодарности. К., 2005;

Айдарская А.Г. Путешествие в мир чарующей мелодии // Казань. 2006. № 10–11.

Автор Ф.Ш.Салитова