Тарихы

Авылга 1906−1911 елларда Столыпин аграр реформасын гамәлгә ашыру барышында Зәйдән күчеп килүчеләр нигез сала. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чүлмәк ясау кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 383 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Аксар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Горький исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елдан зурайтылган Молотов исемендәге колхоз составында (үзәк утары Икенче Бөгелде авылында), 1957 елда Пушкин исемендәге колхозга үзгәртелә, 1959 елдан − XXI партия съезды исемендәге колхоз (үзәк утары Аксар авылында), 1998 елдан – “Нур” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2001 елдан – “Зәй азык-төлек компаниясе” агрофирмасы, 2006 елдан “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе составында.

1980 елларда авылдан 0,5 км көнчыгыштарак урнашкан Бөгелде ком-вак чуерташ кушылмасы чыганагы актив үзләштерелә.

Мәгариф

1917−1930 елларда башлангыч мәктәп эшли (Икенче Бөгелде авылына күчерелә).

Халык саны

1913 елда – 232,
1920 елда – 213,
1926 елда – 173,
1938 елда – 264,
1949 елда – 226,
1958 елда – 292,
1979 елда – 61,
1989 елда – 8,
2002 елда – 29,
2010 елда – 72,
2017 елда – 84 кеше (татарлар – 46%, руслар – 32%).