Казанда 1919 елда Казан университеты профессоры Н.К.Нелидовның кызы Екатерина Николаевна Нелидова (1864–1930) башлангычы белән ачыла.

Беренче атамасы — Беренче балалар китапханәсе, 1919 елның ахырыннан А.С.Пушкин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе, 1954 елдан Татарстан республика балалар китапханәсе дип йөртелә башлый. 1919–1932 һәм 1954 елдан балалар арасында китапханә эшчәнлеген оештыру буенча республика методик үзәге. 1922 елдан — Мәскәү мәктәптән тыш эш методлары институты, 1950 елдан Н.К.Крупская исемендәге Ленинград китапханә институты студентларының практика үтү җирлеге булып хезмәт итә. Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгына караган 90 балалар китапханәсе һәм 1309 авыл китапханәсенең методик үзәге. 1920 еллардан башлап балалар йортлары, мәктәп, училище, пионер лагерьлары каршында күчмә күргәзмәләр оештырыла. 1920–1930 елларда сәяси, әдәби-иҗади, әдәби, яшь хикәячеләр, китап төпләүчеләр, яшь туристлар, китапханә түгәрәкләре эшли. Әлеге елларда булачак язучы һәм шагыйрьләрдән Җ.Тәрҗеман, Г.Галиуллин, М.Галиевлар китапханәнең даими укучылары була. Китапханә эшчәнлегендә танылган язучы һәм шагыйрьләр Әминә Бикчәнтәева, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Фатих Хөсни, Идрис Туктаров, Шамил Гәрәй актив катнашалар. 1932 елдан китапханәнең татар бүлеге эшли башлый.

Республика балалар китапханәсенең 9 китапханә пункты бар (мәктәп, ял итү лагерьларында һ.б.). Андагы әдәбият 15 яшькәчә балаларга исәпләнә: буяу китаплары, әкиятләр, тылсымлы әдәбият, фантастика, сәяхәтләр, туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият, сәнгать, музыка турында китаплар, ноталар һ.б. 247 вакытлы матбугат басмасы яздырыла. Китапханә фонды: 1919 елда — 5000 данә, 1930 елда — 9280 данә (китап бирү — 79921 данә), 1954 елда — 32089 данә (китап бирү — 138219), 1970 елда — 126117 данә (китап бирү — 165805), 2014 елның 1 гыйнварына — 132300 данә, шул исәптән татар телендә — 12685, китап бирү — 300000 данә тәшкил итә. Китапханәнең уку залы 50 кешегә исәпләнгән. 1960 елдан 1981 елга кадәр китапханәара абонемент яшәп килә. Укучылар саны 1930 елда — 2457, 1954 елда — 6265, 1970 елда — 9632 кеше, 2014 елның гыйнварына — 16116 кешегә җитә. Шуларның 15043 е балалар һәм 1073 е балалар укуын оештыручылар (укытучылар, ата-аналар, балалар бакчалары һәм интернат тәрбиячеләре). Электрон каталоглар (яңа әдәбият һәм тематик — «Балачак дөньясы»), картотекалар (систематик һәм төбәкне өйрәнү) бар.

2014 елда китапханә штатында 58 кеше эшли. 9 бүлек: 1) фәнни-методик; 2) белешмә-библиографик һәм мәгълүмат эше, милли һәм төбәкне өйрәнү библиографиясе; 3) комплектлаштыру, фонд һәм каталогларны эшкәртү һәм исәпләү; 4) саклау, балалар укуын оештыручыларга һәм стационардан тыш хезмәт күрсәтү; 5) сәнгать һәм кинофотодокументлар; 6) китапханә һәм мәгълүмат системаларын автоматлаштыру; 7) массакүләм эш; 8) төбәкне өйрәнү һәм милли әдәбият; 9) 1–9 сыйныф укучыларына хезмәт күрсәтү бүлекләре эшләп килә.

Китапханәнең җитәкчеләре — Е.Н.Нелидова (1920 еллар), Н.Г.Кустовская (1930 еллар), М.К.Шнейдер (1940 еллар), М.Г.Галиева, А.Н.Глаголева (1950 еллар), В.Е.Мазур (1960 еллар), С.С.Юлмәтова (1976–1996), Р.Т.Сираева (1996 елдан). Китапханәдә А.Л.Дьякова, Р.Н.Шәйхиева, Л.М.Комарова, Е.Г.Шемелова, Л.Г.Белоусова 30–40 еллап хезмәт итәләр.

Китапханәдә «Яшь укучы тавышы» («Голос юного читателя», 1923) стена газетасы, «Балаларның нәни дөньясы» («Детский мирок»; 1924 елдан — «Безнең хезмәт» — «Наш труд») кулъязма журналы, «Без нәрсә һәм ничек укыйбыз» («Что и как мы читаем», 1944) бюллетене, шулай ук «Балалар китапханәсе — Детская библиотека» журналы (2002–2012) чыга.

Авторлар — Р.Т.Сираева, Е.Г.Шемелова