Биографиясе

1914 ел, Уфа губернасы Минзәлә өязе Каран-Азик авылы — 1945 елның 22 марты.

Туган авылында колхоз рәисе булып эшли.

1939–1940 елларда һәм 1942 елдан — Кызыл Армиядә.

Совет-фин сугышында катнаша.

1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1277 нче укчы полкта (3 нче гвардия армиясенең 389 нчы укчы дивизиясе) җәяүле разведка взводы разведчигы. 4 нче һәм 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Львов-Сандомир (1944), Сандомир-Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 1–3 августында Хвалевице авылы (Сандомир шәһәреннән 15 км төньяк-көнчыгыштарак, Польша) янындагы сугыш операциясендә батырлык күрсәтә. Дошман уты астында Висла елгасын кичүче укчы подразделениеләр арасында элемтә урнаштыра.

1945 елның 18–19 гыйнварында Жаркув торак пункты (Кельце шәһәреннән 50 км төньяк-көнбатыштарак, Польша) янындагы сугышта разведка төркеме белән дошман солдатларын әсир итүдә һәм әсирләрне азат итү омтылышларына каршы һөҗүмдә катнаша. 1945 елның 21 гыйнварында Глогау шәһәре (Германия, хәзер Глогув шәһәре, Польша) тирәсендә сугыша: ут системасын күзәтү өчен, дошман позициясенә якын килә һәм, үзенә каршы ут ачтырып, үлем ярасы ала.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М. 2000.