Якынча 90 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында очрыйлар. ТР территориясендә 6 төре бар: дару чалгычуты (S. officinalе), биек чалгычут (S. altissimum), Лёзель чалгычуты (S. loeselii), Идел буе чалгычуты (S. wolgense) республиканың барлык җирендә, үзгәрүчән чалгычут (S. polymorphum) – Кама аръягында таралганнар, туры чалгычут (S.strictissimum) – сирәк төр. Кырларда, юл буйларында, торак йортлар тирәсендә үсәләр.

20–200 см биеклектәге үсемлек. Сабагы тармаклы, шома яки төкчәле. Яфраклары киселмә яки каурыйсыман теленмә. Чәчәкләре сары яки ак, чукка җыелган. Җимеше – кузакчык. Май–сентябрьдә чәчәк аталар. Орлыктан һәм тамыр үрентеләреннән үрчиләр.

Орлыкларында майлар, гликозидлар, таркалганда хасил булучы тәме яндырып ала торган зәһәр исле горчица майлары, яфракларында С витамины, гликозидлар барлыкка килә.

Халык медицинасында җир өсте өлешләреннән ясалган төнәтмәсе бәвел кудыру һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Лёзель чалгычуты, биек чалгычут – терлек азыгы үсемлеге.

Туры чалгычут ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).