Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552–1556) барышында рус гаскәрләренә каршылык күрсәткән үзәкләрнең берсе.

Львов елъязмасында теркәлгәнчә (1553 елның марты), «Казаннан 70 чакрымнарда», Мишәнең Чулманга койган урынында төзелә.

1553–1554 еллар кышында рус гаскәрләре Мишәтамак шәһәрчеген басып алалар һәм яндыралар, «... анда булган аз сандагы халыкны кыралар, кайберләре чыгып качарга өлгерә».

Мишәтамак шәһәрчеге урыны Саба районының Өтернәс авылына якын, археологик калдыклары сакланган.

Әдәбият          

Полное собрание русских летописей. СПб., 1914. Т. 20, Ч. 2;

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923.

Автор — И.Р.Вәлиуллин