Биографиясе

Гомер еллары: XIX йөз ахыры – XX йөзнең беренче чиреге.

Строганов училищесендә (Мәскәү) белем ала.

1910 елларда Казанда чыккан «Ак юл» балалар журналы белән хезмәттәшлек итә, рәсемнәрен «Х.А.» монограммасы белән имзалаган дип санала.

Авыл юлында, кулын маңгаена куеп, күтәрелеп килгән кояшка карап торучы малай рәсеме – «Ак юл» (№3) журналының эмблемасы – Х.Акчурина тарафыннан ясалган дип фаразлана. Бу рәсем башка басмаларда да кабатлап басыла.

Станлы нәкышь композицияләре, татар мәчетләре силуэтлары төшерелгән пейзаж, этюд, график рәсемнәр (мәсьәлән, «Көзге алдындагы татар кызы»), архитектура һәм бизәк мотивлары чагылыш тапкан виньеткалар авторы.

1915 елда «Аң» журналында Х.Акчуринага багышланган махсус мәкаләдә билгесез автор «аңа татар милләте зур өметләр баглый» дип яза.

Х.Акчуринаның шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Санаигы нәфисә юлында милли адым (Хәдичә туташ Акчурина рәсемләре мөнәсәбәте белән // Аң. 1915. № 5.

Урманче Б.И. Татарстанның сынлы сәнгате // Совет әдәбияты. 1960. № 10.

Червонная С.М. Искусство Татарии. Казань, 1987.