- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Буклы елгасы буөенда, Чаллы шәһәреннән 29 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1747 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 685,8 дисәтинә тәшкил итә.
1914 елгы мәгълүматлар буенча, авылдагы 92 хуҗалыкның 3утызы – атсыз, кырык дүрте – бер атлы, унҗидесе – ике атлы, берсе – өч атлы була, бер хуҗалык умарталар тота.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1924 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.
Хәзер – Князево авыл җирлегендә.
1925 елда «Яңа авыл» колхозы оештырыла. 1957 елдан авылда – «Татарстан» совхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1998 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Феникс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Авылда мәчет (2006 елдан) бар.
Т.Н.Хөрмәтуллин (1955 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Татарстан Республиксының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Тукай районы хакимияте башлыгы (2002–2006 ), Тукай муниципаль районы башлыгы (2006–2010).
1870 елда – 254,
1906 елда – 402,
1920 елда – 453,
1926 елда – 392,
1938 елда – 363,
1958 елда – 364,
1970 елда – 285,
1979 елда – 151,
1989 елда – 56,
2002 елда – 42,
2010 елда – 59,
2020 елда – 63 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.