Биографиясе

1868 елның 13 феврале, Пенза губернасы, Мокшанск өязе Морат авылы – 1953 елның 10 мае, Мәскәү.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1895), шунда ук эшли.

1908–1915 елларда Варшава, 1918–1935 елларда Новочеркасск ветеринар институтларында йорт хайваннары анатомиясе кафедрасы мөдире.

1935 елдан Мәскәүдә: 1937 елга кадәр Кошчылык институтында, 1937–1941 елларда Хәрби ветеринария академиясендә, 1941–1943 елларда Зооветеринария институтында, 1943 елдан Ит сәнәгате химия-технология институтында.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре йорт хайваннарының анатомиясенә, гистологиясе, фармакологиясе һәм офтальмологиясенә карый. Артериаль системаның вариабельлеген өйрәнә, йорт хайваннары һәм кошларның вегетатив нерв системасы морфологиясен тикшерә.

Россиядә беренче булып авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлар анатомиясе буенча дәреслек һәм кулланмалар яза.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анатомия сельскохозяйственных животных. М.–Л., 1930.

Анатомия домашних животных для заочного обучения. М., 1940.

Анатомия домашних животных для зоотехнических вузов. М., 1949.

Әдәбият

Калугин В.И. Д.М.Автократов // Ветеринария. 1968. № 7.

Михайлов Н.В. Жизненный путь и творческая деятельность заслуженного деятеля науки РСФСР, профессора Автократова // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1968. Т.103.

Михайлов Н.В. Школа ветеринарных морфологов // Ветеринария. 1973. № 5.

Ветеринарная энциклопедия. М., 1968. Т. 1.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.