И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Йосыф Акчура. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1876 елның 2 (14) ноябре, Сембер шәһәре – 1935 елның 11 марты, Истанбул шәһәре.

Сембер губернасы сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән.

Әтисе вафатыннан соң (1878), әнисе Бибикамәрбану белән (Казан фабриканты А.Юнысов кызы) берникадәр вакыт Кырымда әтисенең якын туганы Зөһрә Акчурина-Гаспринская гаиләсендә яши. 1883 елда Акчура Истанбулга китә, анда махсус мәктәптә һәм югары хәрби уку йортында (1888–1896) белем ала. Шул елларда берничә мәртәбә Россиядә һәм туган төбәгендә була.

1896 елда өлкән лейтенант дәрәҗәсендә штаб офицерлары курсына укырга керә. 1897 елда Каһирәдә төрек телендә нәшер ителгән «Мосаувәр мәгълүмат» газетасында «Шиһабетдин Мәрҗани» исемле беренче мәкаләсен бастыра. «Хәрбия»дә уку елларында ук солтан Габделхәмид II идарәсеннән, аның халыкны җәберләвеннән канәгать булмаган ирек сөюче бер төркем югары катлау яшьләре хәрәкәтенә тартыла. «Яшь төрекләр» хәрәкәте әгъзалары кулга алынгач, солтан әмере белән Акчура 1897 елда Триполи (төрекчә Траблис) шәһәренә гомерлек сөргенгә озатыла.

1899 елда сөргеннән кача, Парижга килеп урнаша. 1899–1903 елда анда Ирекле сәясәт гыйлеме мәктәбендә укый, Париж университетының Гамәли фәннәр югары мәктәбе лекцияләренә йөри. Анда сәясәт, фәлсәфә, социология, тарих һ.б. фәннәрне өйрәнә. Шул елларда Парижда нәшер ителгән «Мөшәвәрәт» («Киңәшү») һәм Каһирәдә чыгучы «Шура-и өммә» («Җәмәгать киңәше») газеталарында мәкаләләрен бастыра.

1903 елда «Тәрҗеман» газетасы чыга башлавына 20 ел тулу уңаеннан С.Максуди белән бергә, шул юбилейга багышлап, Женевада 100 данә махсус брошюра бастыра һәм аны Төркия, Россия зыялылары арасында тарата.

1904 елда Акчура Россиягә – Акчуриннарның төп нигезе булган Зөябаш авылына кайта (рәсми теркәлеше: Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Иске Тимошкино авылы). Акчуриннарның сәүдә-сәнәгать ширкәте аңа мирас өлеше бүлеп бирә.

Шул ук елда Каһирәдә төрекчә нәшер ителгән «Түрк» газетасында беренче сәяси-теоретик хезмәте «Өч тарыз вә сәясәт» («Сәясәттә өч юл») берничә санда басыла. Автор, Госманлы империясенең (Төркиянең) киләчәге «гражданлык» белән «ислам» нигезләренә түгел, ә миллилеккә корылган булырга тиеш, дигән фикерне алга сөрә.

1904 елның көзендә Й.Акчура Казанга килә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдәррисе Г.Баруди аны тарих һәм география фәннәрен укытырга билгели. 1905 елда С.Алкин «Казан мөхбире» газетасын чыгаруга рөхсәт ала, җаваплы сәркәтип вазифасына (мөхәррирлеккә) Акчураны чакыра. Й.Акчура бер үк вакытта «Әлислах», «Вакыт» газетаталарында да языша.

1906 елда аның «Голүм вә тарих» исемендә лекцияләр җыентыгы басыла. Й.Акчура анда тарихның фән буларак башка фәннәргә тиң булуын исбатларга тырыша.

Й.Акчура – җәдитчелекнең либераль канаты тарафдары. Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче, 2 нче, 3 нче корылтайларын оештырып, әйдәп йөрүчеләрнең берсе. 3 нче корылтайда кабул ителгән рәсми кәгазьләрне әзерләүче сәркәтип буларак сайлана.

Корылтай карары нигезендә «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе оештырыла, Й.Акчура аның Үзәк Комитетына сайлана, устав һәм программаларын эшләүчеләрнең берсе була. Бер үк вакытта Россия кадетлар партиясенең Казан комитеты әгъзасы була, шул партиянең 2 нче корылтаенда катнаша, аның да Үзәк Комитет әгъзасы итеп сайлана (1906 ел, гыйнвар). Дәүләт Думасында кадетлар белән «Иттифакъ әл-мөслимин» вәкилләренең үзара мөнәсәбәттәшлек итү тарафдары.

Казанда Й.Акчура полиция күзәтүе астында яши. 2 нче Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан берничә айга төрмәгә ябыла.

1908 елда Россиядән кабат Төркиягә китә. Анда аны зур үзгәрешләр көтә: солтан тәхеттән куылган, хакимияткә конституциягә нигезләнгән идарә тарафдарлары килгән.

Истанбулда Й.Акчура «Төрек учаклары» хәрәкәтен һәм «Төрек йорты» журналын (1911) оештыруда катнаша, журналның әйдәп баручы мөхәррирләреннән була. Бер үк вакытта Истанбул университетында һәм хәрби уку йортларында сәясәт тарихы һәм яңа чор тарихы фәннәреннән дәрес бирә. Төркия мөстәкыйльлеге өчен көрәш барган елларда Мостафа Кәмал Ататөрек тарафдары була, Төрек Җөмһүриятен (Республикасын) төзүдә катнаша.

1923 елдан – Олуг Милли Мәҗлес депутаты, президент К.Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Истанбул һәм Әнкара университетлары профессоры. Төркиядә Тарих җәмгыятен оештыручы һәм аның беренче рәисе (1931 елдан).

1932 елда Төркия тарихчыларының 1 нче конгрессы ачыла, К.Ататөрек тәкъдиме белән Й.Акчура анда рәислек итә.

Хезмәтләре

Дамелла Галимҗан әл-Баруди, тәрҗемәи хәле. Казан, 1904.

Өч тарыз вә сәясәт. Каһирә, 1904.

Голүм вә тарих. Казан, 1906.

Дин моназараларында иркенчелек хакында. Казан, 1906.

Мәүкуфият хатирәләре. Оренбург, 1907.

Өченче июнь вакыйгаи мөәссәфәсе. Оренбург, 1907.

Тюркизм. Истанбул, 1928.

Ug tarzi siyaset. Ankara, 1976.

Türkguluk ve dis Türkle. Istanbul, 1990.

Әдәбият

Тимер Ә. Бөек шәхесләребезнең берсе // Казан утлары. 1992. № 12.

Нигъмәтуллин Э. Тоткынлыкта // Казан утлары. 1998. № 7.

Мухаметдинов Р.Ф. Зарождение и эволюция тюркизма. Казань, 1996.

Татарские интеллектуалы: исторические портреты. Казань, 2005.

Francois Georgeon. Aux origines du nationalisme turc. Yusuf Akcura. P., 1980.

Sadri Maksudi Arsal. Dostum Yusuf Akcura // Türk kulturi. Ankara, 1997.

Timer Ә. Yusuf Akcura. Ankara, 1987.

Автор – Л.М.Айнетдинова