Гомуми мәгълүмат

Уфа шәһәреннән 257 км көньяктарак урнашкан. 1947 елда күмер киселешенең төзелеш мәйданында поселок буларак нигез салына.

Халкы – 65879 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 8302 кеше (1970 елда – 5729, 1979 елда – 6232, 1989 елда – 8158, 2002 елда – 9004 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының җирле бүлекчәсе эшли. 2015/2016 уку елы мәгълүматлары караганда бер мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Шәһәрнең билгеле кешеләре арсында: Уфа дәүләт авиация техник университетының Күмертау шәһәрендәге филиалы директоры, профессор, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Күмертау бүлекчәсенең башкарма комитеты рәисе Ә.И.Даутов, шулай ук язучы, публицист, Күмертау шәһәре сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе З.Н.Әкбәров.

«Башкируголь» (Күмертау шәһәре) трестының Ермолаево киселешендә тау инженеры, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган шахтеры Г.Т.Фазалов эшләгән.