- РУС
- ТАТ
Вәисиләр хәрәкәте җитәкчеләренең берсе
1884 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе Бидәңге авылы – 1963 ел. Б.Х.Вәисовның улы.
Хәрәкәтне 1918 елдан соң җитәкли. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиянең Төркестандагы төркемендә вәисиләрнең «илаһи полкы»н оештыра. Төркестанда сугыш хәрәкәтләре алып баруга каршы була, Совет хакимияте дошманнарына (басмачыларга) каршы сугышудан баш тарта. Аннары Үзбәкстанның Яңа Юл районында яши, Ниязбаш медицина пунктында фельдшер булып эшли.
1940 елда «милли оешмада катнашучы» буларак кулга алына, нахакка репрессияләнә (8 елга төзәтү-хезмәт лагерена җибәрүгә хөкем ителә), вафатыннан соң аклана (1989).
Кара: Вәисиләр хәрәкәте.
Книга памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001. Т.3.
Автор – Р.К.Вәлиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.