Эчтәлек

1900 елның 23 сентябре, Мәскәү —  1965 елның 19 августы, шунда ук.

1914–1918 елларда Казандагы Икенче ир балалар гимназиясендә укый.

1918 елда Кызыл Армиягә мобилизацияләнә, аның частьлары белән Иркутскига кадәр барып җитә.

1920–1922 елларда Иркутск драма театры каршындагы студиядә укый, бер үк вакытта әлеге театрның актеры була,

1922 елдан Н.П.Охлопков җитәкчелегендәге «Яшь театр» («Молодой театр») актеры.

1923 елда Казанга килә; Казан Зур драма театры студиясендә укучылар төркеме һәм һәвәскәрләр белән берлектә «КЭМСТ театр тамашалары остаханәсе»н оештыра. Әлеге театрда гадәти булмаган формасы, ачык публицистик юнәлеше, сәнгатьчә чараларның новаторларча кулланылышы белән театр җәмәгатьчелеге арасында бәхәс тудырган шактый гына спектакльләр куя.

Симолин тарафыннан куелган «Степан Разин» (В.В.Каменский), «Мистерия-буфф» (В.В.Маяковский), «Гамлет» (У.Шекспир), «Дөньяны тетрәткән ун көн» («Десять дней, которые потрясли мир», Дж. Рид әсәре буенча) спектакльләре Казанның 1920 еллар театр тормышында вакыйга була, алар театр сәнгатенең алга таба үсешенә зур йогынты ясый.

1924–1928 елларда Татар театр техникумында укыта, уку бүлеге белән җитәкчелек итә, методик ярдәмлекләр төзи.

Аның шәкертләре арасында Х.Сәлимҗанов, Р.Ишморат, Ф.Саллави, Г.Нигъмәтуллина, Г.Булатова була.

Бер үк вакытта, 1926–28 елларда, Татпрофсоветның Күчмә театры белән җитәкчелек итә.

1928 елдан Мәскәүдә, театр югары уку йортларында укыта.

Әдәбият

Благов Ю.А. КЭМСТ и театральная жизнь Казани 1920-х гг. К., 2005.

Автор Ю.А.Благов