Биографиясе

1890 елның 25 феврале, Вятка губернасы, Нолинский өязе Кукарка бистәсе – 1986 елның 8 ноябре, Мәскәү.

1902–1909 елларда Казанда 1 нче реаль училищедә укый.

1905 елда революцион хәрәкәткә кушыла, «Казан урта мәктәпләре укучыларының берләштерелгән төркеме» әгъзасы, 1905–1907 елгы Революциядә катнаша (Казан).

Петербург политехник институтында укый.

1912–1916 елларда революцион эшчәнлеге өчен берничә тапкыр кулга алына һәм Себергә сөрелә. 1917 елның көзендә Петроградта Вакытлы революцион комитет әгъзасы. 1919 елда Түбән Новгород губерна башкарма комитеты рәисе, Россия коммунистлар партиясенең (РКП(б)) Донецк губерна комитеты секретаре, 1920 елда Украина коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты секретаре.

1921–1930 елларда ВКП(б) Үзәк комитеты секретаре.

1930–1941 елларда Халык комиссарлары советы рәисе, бер үк вакытта, 1930–1937 елларда, СССР Хезмәт һәм оборона советы рәисе.

1939–1949, 1953–1956 елларда СССР тышкы эшләр халык комиссары, министры.

1921–1957 елларда КПССның Үзәк комитеты әгъзасы (1920 елдан кандидат).

1941–1945 елларда Оборона дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

1941–1957 елларда СССР Халык комиссарлары советы (Министрлар советы) рәисенең беренче урынбасары. Союздаш державаларның (СССР, АКШ, Бөекбритания) Тәһран (1943), Кырым, Потсдам (икесе дә – 1945) конференцияләрендә катнаша.

В.М.Молотов – И.В.Сталинның иң якын сәяси фикердәшләреннән берсе, 1930 елларда – 1950 еллар башындагы СССРда массакүләм репрессияләрне оештыручыларның берсе.

1957 елда Л.М.Каганович, Г.М.Маленков һ.б. белән бергә Н.С.Хрущёвның сәясәтенә каршы чыга, КПСС Үзәк комитеты Президиумыннан һәм Үзәк комитетыннан чыгарыла.

1957–1960 елларда СССРның Монголия Халык Республикасындагы илчесе.

1960–1962 елларда СССРның Халыкара атом энергетикасы агентлыгы каршындагы даими вәкиле.

1926–1957 елларда КПСС Үзәк комитеты Политбюросы, Президиумы әгъзасы (1921 елдан кандидат.). Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм СССРның Үзәк башкарма комитеты әгъзасы. 1937–1958 елларда СССР Югары советы депутаты.

Әдәбият

Политические деятели России 1917: биографический словарь. М., 1993.