Мәкаләдә 1920–1950 елларда Россия галимнәре тарафыннан Казан ханлыгы тарихын өйрәнүнең төп тенденцияләре тикшерелә.

Тарихчыларның фәнни тикшеренүләрендә марксизм методологиясен раслау һәм Россия тарих фәненең концептуаль нигезен үзгәртү 1920 елларда яңа хезмәтләр барлыкка килүгә китерә. 1923 елда М.Г.Худяковның “Очерки по истории Казанского ханства” исемле фундаменталь хезмәте чыгу татар дәүләтен өйрәнүдә аерым этап булып тора, ул XV–XVI йөзләрдәге Урта Идел буе тарихын беренче чынлап та җентекле һәм концептуаль тулы тасвирлаудан гыйбарәт.

Мәкаләдә шулай ук 1920 еллар татар историографиясе тикшерелә, һәм шулай ук 1930 еллар уртасында башланган репрессияләрнең иң актив татар галимнәре – Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Сәет Вахиди һәм башка күп галимнәрнең юк ителүенә китергәнен күрсәтә. Татарларда “җепшеклек” чорына кадәр, Ш.Ф.Мөхәммәдьяров хезмәтләре чыкканга кадәр гадел тарихи тикшеренүләр туктала. Мәкаләдә Ш.Мөхәммәдъяровның Идел буе татарларының урта гасырлар этносәяси һәм социаль-иктисади тарихы историографиясенә бик әһәмиятле өлеш кертүе күрсәтелә.

Сылтама ясау өчен: Хамидуллин Б.Л., Измайлов И.Л., Измайлов Б.И. История Казанского ханства в трудах отечественных историков (1920–1950-е гг.) // Научный Татарстан. 2012. №3. С.92–113.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Булат Лирон улы Хәмидуллин, тарих фәннәре кандидаты, Искәндәр Лерун улы Измайлов, тарих фәннәре кандидаты; Бәхтияр Искәндәр улы Измайлов, тарих фәннәре кандидаты.