Биографиясе

1869 елның марты, Саратов губернасы, Кузнецк өязе Димау авылы – 1948 ел, Баку шәһәре.

Сембер төбәге сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән.

1908 елдан әсәрләре «Шура» һәм «Сөембикә» журналларында басыла башлый. 1929 елда Бакуга күчеп китә, әдәби эшчәнлектән читләшә.

Иҗаты

Язмалары татар җәмгыятенең ХХ йөз башындагы иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләренә – балалар тәрбияләүгә, татар хатын-кызының җәмгыятьтә тоткан урынына һ.б. багышлана.

«Мишәрләр тормышыннан бер ләүхә» (1914), «Шәфкатьсез ата, яки мишәрләр тормышы» (1914) исемле хикәяләре тормыштан алынган реаль фактларга нигезләнеп языла.

«Сәйфелмөлек», «Таһир белән Зөһрә» дастаннарын өйрәнеп, татар халык иҗаты әсәрләренең балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүдәге әһәмиятен күрсәтә.

Әдәбият

Гайнуллин М. Татар әдипләре. Казан., 1978.

Өмет йолдызлары. Казан, 1988.

Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. Казан, 2001.