Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантоны Тәтеш волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Урюм авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорыннан поселокта – «Активист» (үзәк утары – Урюм авылы), 1940 еллардан – яңарак оештырылган «Красный пищемар», 1950 елдан – кабат «Активист» (үзәк утары – Урюм авылы), 1959 елдан, аның исеме үзгәртелеп – «Дружба» колхозлары 1995–2007 елларда «Дружба» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халык саны

1938 елда – 79,
1949 елда – 125,
1958 елда – 121,
1970 елда – 50,
1979 елда – 49,
1989 елда – 11,
2002 елда – 7,
2010 елда – 5,
2021 елда – 1 кеше (мордва).