1903 елның 25 феврале, Оренбург губерниясе Орск шәһәре — 1981 елның 11 ноябре, Казан.

М.Х.Сәлимҗановның әтисе.

Сәхнә эшчәнлеген 1919 елда Орск шәһәрендәге татар театрында башлап җибәрә.

Беренче осталык дәресләрен Г.Кариевтан ала.

Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң (1926, 1 нче чыгарылыш), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Искиткеч тышкы кыяфәте, ачык темпераменты, күзәтүчәнлеге Сәлимҗановка Сөнгать («Җилкәнсезләр», К.Тинчурин), Искәндәр, Габбас Галин («Ут», «Томан арты», Ш.Камал), Хәлил, Исмәгыйль («Галиябану», М.Фәйзи), Хафиз («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Мирзахан («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Алчын, Чичән, Марат, Айдар («Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән белән Карачәчсылу», «Рәйхан», «Зифа», Н.Исәнбәт) һәм башка күп кенә үзенчәлекле, кызыклы образлар тудырырга ярдәм итә.

1938 елда Н.А.Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романы буенча куелган спектакльдә Павка Корчагин ролен зур уңыш белән башкара; шулай ук Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), Яго («Отелло», У.Шекспир) образларын гәүдәләндерә.

Режиссер буларак, Татар академия театры сәхнәсендә — Һ.Такташның «Камил», Ә.Рахманколыйның «Шомлы шәүләләр», Ш.Камалның «Таулар», Т.Гыйззәтнең «Чаткылар», Ф.Бурнашның «Лачыннар», М.Фәйзинең «Галиябану» әсәрләре буенча спектакльләр; шулай ук Әлмәт татар драма театрында да берничә спектакль куя; Казан радиосында Г.Әпсәләмовның «Газинур», М.Фәйзинең «Галиябану», Ә.Фәйзинең «Тукай», Ш.Камалның «Козгыннар оясында», Г.Ибраһимовның «Тирәнтамырлар», «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрләре буенча радиоспектакльләр эшли.

Нәфис сүз остасы буларак, Сәлимҗанов концертларда һәм радиода шигырьләр укып чыгышлар ясый.

Сәлимҗанов шулай ук пьесаларны татарчага тәрҗемә итү, татар прозаикларының әсәрләрен сәхнәләштерү белән дә шөгыльләнә.

Әсәрләре

Нәфис сүз. К., 1959;

Артист язмалары. К., 1966.

Әдәбият

Илялова И.Г. Камал театры артистлары =Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980;

Илялова И.И. Театр имени Камала. К., 1986.

Автор Д.Ә.Гыймранова