- РУС
- ТАТ
Шыя елгасының (Кече Чирмешән елгасы бассейны) уң кушылдыгы.
Озынлыгы 12,5 км. Бассейнының мәйданы 58,1 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Әлки районында ага. Елга башы Черная Речка поселогының көнчыгыш кырыенда, тамагы Түбән Кәчи авылыннан көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.
Шыяның 0,7 дән 3,1 кмга кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Озак вакыт яңгырлар булмаганда елганың аерым урыннары кибә. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.
Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.