Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Марсель Сәлимҗанов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1934 елның 7 ноябре, Казан — 2002 елның 26 марты, шунда ук.

Артистлар Х.Й.Сәлимҗанов һәм Г.Н.Нигъмәтуллина гаиләсеннән.

1957 елда — Казан университетының юридик факультетын, 1962 елда Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын (А.М.Лобанов һәм А.А.Гончаров курсы) тәмамлый.

Шул ук елда Казан яшь тамашачылар театрына (ТЮЗ) сәхнәгә куючы-режиссер буларак чакырыла.

1964 елда Казан ТЮЗының сәнгать җитәкчесе була.

1966 елдан Татар академия театрының баш режиссеры.

1964 елдан — Казан театр училищесендә, 1990 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта, профессор (1992).

Иҗаты

Татар академия театры сәхнәсендә А.Н.Островскийның «Котырган акчалар» («Бешеные деньги») пьесасы буенча диплом спектаклен куя.

Беренче сезонда ук Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә 3 спектакль куя: «Кояш үрелмәсе» («Солнечное сплетение», А.Г.Зак, И.К.Кузнецов), «Замана балалары» («Современные ребята», М.Ф.Шатров), «Гавана малайлары» («Мальчишки из Гаваны», В.М.Чичков). Алар конфликтның кискенлегенә, мизансценалар динамикасына нисбәтле рәвештә заманча яңгыраш ала.

Бу чорда куелган спектакльләр («Бирнәсез кыз» — «Бесприданница», А.Н.Островский; «Бер төн» — «Одна ночь», Б.Л.Горбатов; «Алар һәм без» — «Они и мы», Н.Г.Долинина) тамашачы һәм тәнкыйть тарафыннан югары бәяләнә.

Бер үк вакытта актер да була: Адольфо («Гавана малайлары», В.М.Чичков), Генелон («Тристан һәм Изольда», А.Я.Бруштейн), Коллен («Чылбыр белән богауланганнар», Н.Дуглас, Г.Смит), Карабанов («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт) рольләрен оста башкара.

Сәлимҗанов тарафыннан Татар академия театрында Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», Э. де Филиппоның «Бәйрәм кичендә» («Рождество в доме синьора Купьелло», икесе дә — 1966) пьесалары буенча куелган беренче спектакльләрдә кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, тормышның заманча агышы искиткеч дөрес гәүдәләндерелә.

«Хуш, Назлыгөл» («Дуэль», М.Байҗиев; 1968), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов; 1970), «Бер төн» («Одна ночь», Б.Л.Горбатов; 1974) спектакльләрендә сәхнә образларының тормышчанлыгына тирән психологик анализ ысулы белән ирешелә.

Сәлимҗанов куйган «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин; 1972), «Әнә килә автомобиль» (Ф.Яруллин; 1974) спектакльләренә водевильчә җиңеллек хас.

К.Тинчуринның «Американ» (1969) комедиясен Сәлимҗанов көчле гротеск жанрында куя; шул ук авторның «Сүнгән йолдызлар» (1971) мелодрамасы аның куюында сугышка карата көчле нәфрәт хисе гәүдәләнеш алган эпик әсәргәәверелә. К.Тинчуринның «Назлы кияү» (1975), «Казан сөлгесе» (1982) пьесалары буенча куелган спектакльләр комедия рухы белән сугарылган.

1970, 1977, 1987, 2000 елларда Сәлимҗанов К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасына мөрәҗәгать итә. Һәр куелышта әлеге спектакль режиссер тарафыннан яңача укыла һәм камилләшә барган кебек тәэсир калдыра.

Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Моңлы бер җыр» (1981), А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» (1987) әсәрләре буенча куйган спектакльләрдә режиссер, сәхнәдәге метафорик шартлылык белән тормышчан дөреслекнең табигый үрелешен тәэмин итеп, тормыш фәлсәфәсенең төп чыганакларын ачып бирә, фаҗигаи-полифоник яңгырашка омтыла. Әлеге спектакльләр театр сәнгатендә күренекле урын тота, режиссер иҗатының уңышын билгели.

Рус һәм чит ил классик әсәрләре буенча куелган «Агай-эне — ак мыек» («Свои люди — сочтемся», А.Н.Островский; 1972), «Бирнәсез кыз» («Бесприданница», А.Н.Островский; 1983), «Җимерелгән бәхет» («Светит, да не греет», А.Н.Островский; 1993), «Ике хуҗаның хезмәтчесе» («Слуга двух господ», К.Гольдони; 1991), «Гаугалы гаилә» («Суббота, воскресенье, понедельник», Э. де Филиппо; 1999) спектакльләре үзләренең үзенчәлекле укылышлары, заманча яңгырашлары белән аерылып торалар.

Татар академия театрында 70 тән артык спектакль куеп, шул исәптән Т.Миңнуллинның 17 пьесасын, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Х.Вахит, Р.Ишморат, яшь татар драматургларыннан Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин, З.Хәким, М.Гыйләҗев, Р.Зәйдулла һәм башкаларның әсәрләрен сәхнәләштереп, Сәлимҗанов татар театрының заманча драматургиягә нигезләнгән төпле репертуарын булдыра.

Татар театры классикларына мөрәҗәгать итеп, Сәлимҗанов аларның әсәрләренең алыштыргысыз кыйммәтен күрсәтә. Режиссерның рухы, сәнгатьчә чаралар һәм жанрлар төрлелеге ягыннан үтә заманча иҗаты татар театры сәнгатен баета, аны дөнья театры киңлегенә чыгара, алга таба үсеш юлларын билгели.

Сәлимҗанов ТРның башка театрлары сәхнәләрендә дә спектакльләр, теле- һәм радиоспектакльләр куя, массакүләм театральләштерелгән тамашалар һәм концертларда режиссер буларак чыгыш ясый.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре (1971, 1979), РФ Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын битлек» милли бүләге (2001) лауреаты.

Дуслык ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Сәлимҗанов истәлегенә Татар академия театры фойесында бронза бюсты куела

Аның исеме Казандагы бер урамга һәм Актёрлар йортына бирелә. Актерлар йортына истәлекле такта куела.

2014 елда ТРда М.Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге булдырыла.

Әдәбият

Марсель Сәлимҗанов: Мәкаләләр, әңгәмәләр, истәлекләр, мәзәкләр. К., 2004;

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986;

шул ук. Марсель Салимжанов. К., 1993;

Марсель Салимжанов. Линия судьбы. К., 2004.

Автор И.И.Илялова