Эчтәлек

Иң популяр әсәрләрнең берсе. 1916–1917 елларда языла, 1922 елда беренче мәртәбә нәшер ителә.

Профессиональ һәм һәвәскәр татар театр труппалары тәүге спектакльләрен автор кулъязмаларына нигезләнеп куялар.

Авылдагы матур кыз Галиябану һәм соңрак көндәше Исмәгыйль бай тарафыннан үтерелгән ярлы егет Хәлилнең көчле мәхәббәтендә социаль гаделсезлек, золым-җәбергә, дини хорафатларга каршы протест белдерелә.

Драматургның вакыйгалар барышына татар халык җырларын күпләп кертүе нәтиҗәсендә пьеса музыкаль драмага әверелә, һәм татар драматургиясендә яңа жанр барлыкка килә.

Әсәр беренче тапкыр 1917 елның 19 мартында – Оренбург шәһәрендә «Ширкәт», 1918 елда Казанда «Сәйяр» труппалары тарафыннан куела; рольләрне: Галиябану – Ә.Синяева, Хәлил – С.Айдаров, Бәдри – Г.Кариев, Исмәгыйль – Х.Колмәмәт һәм башкалар башкара. Шулай ук «Аң» труппасында, Троицк, Оренбург, Чиләбе, Әстерхан татар театрларында һәм Казанда Кызыл Октябрь исемендәге Беренче татар дәүләт театрында (1920–1921 елларда) куела.

Татар академик театрында «Галиябану» 1929 ел (режиссер Г.Девишев, рәссамы П.Т.Сперанский), 1937 ел (режиссер Г.Исмәгыйлев, рәссамы М.Абдуллин), 1948, 1952 еллар (режиссер К.Тумашева), 1972 ел (режиссер М.Сәлимҗанов, рәссамы М.Сутюшев), 1991 ел (режиссер П.Исәнбәт) елларда сәхнәләштерелә.

Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Республика күчмә театры репертуарларына кертелә.

Рольләрне башкаручылар арасында: С.Байкина, Г.Кайбицкая, Р.Кушловская, М.Миңлебаева, Р.Хәйретдинова, М.Хәйруллина, И.Төхфәтуллина, Н.Ирсаева, Л.Низамиева (Галиябану); Камал III, З.Закиров, Г.Уральский, Г.Сәгыйтов, Д.Ильясов, Р.Әбүлмәмбәтов, Р.Төхфәтуллин, Ф.Гафаров, И.Әскәров (Хәлил); Б.Тарханов, Камал I, Ш.Шамильский, Х.Сәлимҗанов, Һ.Солтанов, Ә.Камалиев, Г.Каюмов, И.Камалиев (Исмәгыйль).

Әдәбият

Гиззат Б. Татарская драматургия начала XX века // Пьесы татарских драматургов-классиков. Казань, 1958;

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.                             

Автор – И.Илялова.