Биографиясе

1842 елның 24 гыйнвары, Тверь шәһәре — 1909 елның 2 июле, Санкт-Петербург.

Дворяннар нәселеннән.

Пажлар корпусын тәмамлый (Санкт-Петербург, 1860).

1860–1867 елларда — Хәрби министрлыкта, 1867–1872 елларда Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә (Санкт-Петербург). 1872–1882 елларда — Новгород вице-губернаторы, 1882–1883 елларда — Архангельск, 1883–1889 елларда — Уфа, 1889–1904 елларда Казан губернаторы.

1891–1892, 1898–1899 еллардагы ачлык, 1892–1894 еллардагы ваба эпидемиясе вакытында Казан губернасы халкына ярдәм күрсәтү белән җитәкчелек итә.

Губернада ятимханәләр, Россия Кызыл Хач, Россия музыка җәмгыятьләренең Казан бүлекләре (1902 елдан), Казан кулланучылар җәмгыяте (1894 елдан) эшчәнлекләренә ярдәм күрсәтә. «Казанские вести» (1890–1892), «Казанский телеграф» (1893 елдан), «Камско-Волжский край» (1895–1898) газеталарын бастырып чыгаруга булышлык итә. 1897 елда, Бөтенроссия күләмендә беренче тапкыр гомуми халык санын алу уздырылган вакытта, Полторацкий Казан губернасының исәпкә алу комиссиясе рәисе була. Полторацкий вакытында Мәскәү–Казан тимер юлы төзелеше башлана (1891 елдан), Казанда шәһәрне Гривка бистәсе белән тоташтыручы дамба торгызыла (1892), электр үткәрелә (1897), трамвайлар йөри башлый (1899), Крупениковлар исемендәге шәһәр картлар йорты (1891), Хезмәт сөючеләр йорты (1893), шәһәр музее (1895), сәнгать мәктәбе (1895), сәнәгать училищесе (1897), «Алафузов театры» (1900), кыз балалар гимназиясе (1901) һ.б. ачыла.

1904 елдан Россия Дәүләт Советы әгъзасы. Казан ярлыларга ярдәм күрсәтү комитеты попечителе (1891–1904).

Әдәбият  

Альманах современных русских государственных деятелей. СПб., 1897;

Афанасьев Н.И. Современники: Альбом биографий: В 2 т. СПб., 1909–10;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов