Мордва телләрендә сөйләшүчеләр Мордва, Башкортстан, Татарстан Республикаларында (нигездә, мукшы теле киң таралган), Самара, Оренбург, Пенза, Ульянов, Түбән Новгород һәм Россия Федерациясенең башка өлкәләрендә тыгыз урнашып яши. Бу телләрдә сөйләшүчеләрнең гомуми саны 615 меңгә җитә, шул исәптән Татарстан Республикасында – 19 156 кеше (2010).

Әдәби тел

Мордва телләренә мукшы яки эрзя тибындагы күчемле һәм катнаш сөйләшләр күплеге хас.

Мордва телләре нигез телдән агглютинатив телләргә хас сүз һәм форма ясауны мирас иткән. Аларда род грамматик категориясе юк, предлог урынына послелог (бәйлек) кулланыла.

Мордва телләренең сөйләм төзелешенә рус теленең йогынтысы зур.

Мукшы теленең авазлар системасында – 7 сузык аваз, 33 тартык аваз; эрзя телендә – 5 сузык аваз, 28 тартык аваз.

Эрзя әдәби теле – 1920 еллар ахырына, мукшы әдәби теле 1930 еллар уртасына формалашып җитә.

Мордва язуы рус графикасына нигезләнә (XVIII йөз уртасыннан). П.П. Орнатов тарафыннан мукшы телендә төзелгән беренче «Мордва грамматикасы» («Мордовская грамматика») – 1838 елда, А.Ф. Юртов тарафыннан эрзя телендә әзерләнгән беренче әлифба 1884 елда дөнья күрә.

Мукшы һәм эрзя телләре рус теле белән беррәттән Мордва Республикасының дәүләт телләре булып санала.

Мордва телләре мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында өйрәнелә. Мордва теле, әдәбияты, тарихы һәм икътисады фәнни-тикшеренү институты, Мордва университеты аларның фәнни тикшеренү үзәкләре булып тора.

Бу телләрдә дәреслекләр, публицистик һәм матур әдәбият нәшер ителә, газета һәм журналлар чыга, театрлар эшли, теле- һәм радиотапшырулар алып барыла. Мукшы-мордва һәм эрзя-мордва телләрендә Мордва энциклопедиясе (Мордовия: энциклопедия: в 2 т. Саранск, 2007) басыла.

Шулай ук кара: Мордвалар, Балтай.

Әдәбият

Мордва: этническая история мордовского народа. Хозяйство и материальная культура. Общественная жизнь и духовная культура. Саранск, 2004.

Русско-мокшанско-эрзенский словарь. Саранск, 2011.