Биографиясе

1919 елның 25 октябре, РСФСРның Гомель губернасы, хәзер Белоруссия Республикасы Могилёв өлкәсенең Кричевск районы Сокольничи авылы —1977 елның 18 гыйнвары, Казан.

1941 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан оптика-механика заводында эшли.

1945 елдан Казан университетында, нәорганик химия кафедрасы мөдире (1965 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аналитик һәм нәорганик химиядә төрле физик-химик алымнар куллануга карый.

Попель пара- һәм диамагнит ион эремәләрендә эреткеч (яки лиганд) атомы төшләренең магнит релаксациясе тизлеген үлчәүгә нигезләнеп нәорганик кушылмаларны магнитлы-релаксацион анализлау һәм тикшерү ысулын эшли. Бу ысулның төрле вариантларын, шул исәптән магнитлы-релаксацион титрлау юлын тәкъдим итә, соңгысын төрле лигандлы, гомо- һәм гетероүзәкле, протонланган координацион кушылмаларның составын, тотрыклылыгын һәм динамик тотышын өйрәнү, шулай ук электролитларда ионара тәэсир итешүләрне тикшерү өчен куллана.

Хезмәтләре

Ускоренные методы анализа электролитов гальванических ванн. К., 1962;

Магнитно-релаксационный метод анализа неорганических соединений. М., 1978;

Практическое руководство по химии комплексных соединений. К., 1979 (автордаш).                               

Автор — А.В.Захаров