Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Мансурово исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 219 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Чирмешән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Красный берег” колхозы оештырыла. 1951 елдан “Красный Октябрь” колхозында (үзәк утары – Чирмешән авылы).

1992 елда “Красный Октябрь” (үзәк утары – Чирмешән авылы, хуҗалыкка шулай ук Кече Чыгтай поселогы да керә), “Чирмешән” (үзәк утары – Чирмешән авылы) һәм “Казанка” колхозларына (үзәк утары – Казанка авылы) бүленә. 1998 елда “Красный Октябрь” колхозы “Красный Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясе итеп үзгәртелә, 2007 елда ябыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 40,
1889 елда – 68,
1910 елда – 74,
1926 елда – 68,
1949 елда – 97,
1958 елда – 117,
1970 елда – 156,
1979 елда – 137,
1989 елда – 107,
2002 елда – 111,
2010 елда – 101,
2020 елда – 93 кеше (чувашлар, руслар).