Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты эшчәнлегенең әһәмиятле юнәлешләренең берсе булып этносоциологик тикшеренүләр тора. Россия этник социологиясенең иң зур һәм уңышлы үсеш алган үзәкләрнең берсе буларак Татарстан этносоциологиясе оешуга берничә фактор йогынты ясый. Мәкалә аларны анализлауга багышлана. Татарстанда этносоциология үсеше этапларын, аның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Этносоциологик тикшеренүләр үзәге формасында институционализацияләнүен билгеләү белән бер рәттән, этносоциологларның фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләре ачыла, этник мәйданны өйрәнүгә яңа дисциплинаара юллар күрсәтелә.

Сылтама ясау өчен: Габдрахманова Г.Ф., Мусина Р.Н. Становление и развитие Центра этносоциологических исследований Института истории АН РТ // Научный Татарстан. 2011. №3. С.25–31.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Гөлнара Фаат кызы Габдрахманова, социология фәннәре кандидаты; Розалинда Нури кызы Мусина, тарих фәннәре кандидаты.