1760 еллардан академия экспедицияләре даими рәвештә Урал, Урал аръягы, Алтай, Урта һәм Түбәнге Идел буйларын, яңа яуланган яки үзләштерелә башланган көньяк һәм көньяк-көнбатыш төбәкләрне өйрәнә.

1760–1780 еллар экспедицияләре

1768 елда гомуми программа буенча эшләүче 5 экспедиция оештырыла (рәсми телдә алар «физика экспедицияләре» дип атала).

1768–1774 еллардагы академия экспедицияләре Россия төбәкләре табигатен һәм халкын һәрьяклап исәпкә ала, аларның икътисади торышына бәя бирә, авыл хуҗалыгы, урманчылык, балык тоту һәм һөнәр-кәсепчелек тармаклары үсешенең мөмкинлекләрен  билгели. Халыкның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәгарифе һәм сәламәтлек саклауның торышы буенча мәгълүмат туплый.

3 экспедиция – Оренбург (җитәкчеләре П.С.Паллас, И.И.Лепёхин, И.П.Фальк), икесе Әстерхан (җитәкчеләре С.Г.Гмелин, И.А.Гильденштедт) экспедицияләре дип аталган. Гадәттә, Фәннәр академиясенең танылган галиме җитәкләгән экспедициягә 3–4 ярдәмче галим, рәсем остасы, кош-хайваннар сынын (чучело) ясаучы, ау остасы (егерь) һ.б. кергән.

Экспедицияләр вакытында П.С.Паллас белән Н.П.Рычков Бөгелмә-Бәләбәй һәм Югары Кама калкулыкларын аерым билгели һәм өйрәнә. П.С.Паллас Урта һәм Көньяк Урал төбәкләрен җентекләп тикшерә, Н.П.Соколов һәм И.П.Фальк белән бергәләп Каспий алды (Төньяк Каспий) түбәнлеген тикшерә.

И.И.Лепёхин, Урал төбәгендәге фәнни тикшеренүләрдән тыш, Н.Я.Озерецков белән бергә Ак диңгез буйларын, Кола ярымутравын өйрәнә.

Академия экспедицияләрендә катнашучылар Идел, Дон, Җаек (Урал), Терек елгаларын фәнни яктан тикшерә, төгәл мәгълүмат туплыйлар; Көнчыгыш Европа тигезлегенең күпчелек өлешен һәм Европа белән Азия кушылган чик буйларын беренчеләрдән булып тасвирлыйлар.

1768–1774 еллардагы Академия экспедицияләре төрле минераллар, тау токымнары коллекцияләрен җыя, элек билгеле булмаган үсемлек һәм җәнлек төрләрен ачыклый, күп кенә халыкларның мәдәни традицияләрен барлый. Тарих, археология һәм этнография материаллары соңыннан П.С.Паллас, И.И.Лепёхин, С.Г.Гмелин һ.б. хезмәтләрендә системага китерелә һәм дөньяга чыга.

Казан төбәгенә караган кыйммәтле мәгълүматлар П.С.Паллас белән И.И.Лепёхин хезмәтләрендә тупланган. Аларда төбәктәге торак пунктлар тасвирламасы, җирле халыклардан татар, мордва, чуаш, башкортларның гореф-гадәтләренә караган язмалар урын алган.

Академия экспедицияләре эшчәнлегенә таянып, 1760–1780 елларда гомумиләштерелгән картографик материаллар төзелә.

XIX йөздә

XIX йөз башларында оештырылган махсус академия экспедицияләре Россиядә шәркыятьчелек гыйлеме үсешенә (Г.Ю.Клапрот, Х.Д.Френ хезмәтләре), Санкт-Петербургта Азия музее ачылуга (1818) этәргеч була.

1845 елда оештырылган Рус география җәмгыяте экспедицион тикшеренүләргә җитәкчелек итүне үз кулына ала.

Совет чорында

Совет хакимияте дәверендә СССР Фәннәр академиясенең эшчәнлеге, нигездә, халык хуҗалыгы проблемаларын хәл итүгә һәм мәдәният мәсьәләләренә юнәлдерелә.

СССР Фәннәр академиясенең Шәрык дөньясын өйрәнү институты 1934 елда Татарстан халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү максатында фәнни экспедиция оештыра. Бу экспедиция барышында Урта Идел буе халыклары тарихына, мәдәниятенә, шул исәптән Казан татарларының этнографик үзенчәлегенә караган байтак кына язма һ.б. төр материаллар туплана. Аларны туплауда танылган археограф С.Вахиди җитәкчелегендә ТАССР Дәүләт музее хезмәткәрләре дә катнаша.

Соңрак регионнарның аерым үзенчәлекләрен тикшерү һәм өйрәнү вазифасы СССР Фәннәр академиясенең урыннардагы филиалларына, фәнни-тикшеренү институтларына йөкләнә.

Әдәбият

Лепёхин И.И. Дневные записки путешествия... по разным провинциям Российского государства. СПб., 1771. Ч. 1.

Паллас П.С. Путешествие по разным провинциям Российской империи. СПб., 1773. Ч. 1.

Гнучева В.Ф. Материалы для истории экспедиций Академии наук в XVIII и XIX вв. М.-Л., 1940.

Берг Л.С. Очерки по истории русских географических открытий. М.–Л., 1946.

Лебедев Д.М., Есаков В.А. Русские географические открытия и исследования. М., 1971.