"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре

С. Вахиди өченче рәттә сулдан икенче. ТӘһСИның Язма һәм музыкаль мирас үзәге

Биографиясе

1887 елның 31 мае, Казан губернасының Спас өязе Ташбилге авылы – 1938 елның 5 гыйнвары.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала (1911).

1911–1914 елларда Казан губернасының авыл мәктәпләрендә укыта. Бер үк вакытта борынгы кулъязмалар эзләү белән шөгыльләнә. 1912 елда Сәхибгәрәй хан ярлыгын таба.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша (1914–1917).

1918–1920 елларда С.Вахиди – Казанда укытучылар әзерләү курсларын оештыручыларның берсе. Бер үк вакытта 1919–1921 елларда Казан университеты рабфагында укыта.

1920 елларда С.Вахиди төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итә, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Гыйльми үзәк һ.б.ның әгъзасы була.

1928 елдан Россия археография комиссиясе белән хезмәттәшлек итә. 1930 еллар башында Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1930 елларның икенче яртысында ТАССР Дәүләт музее фәнни хезмәткәре.

Репрессияләр чоры корбаны.

Шулай ук кара: С.Вахиди автобиографиясе.

С. Вахидинең ТАССР Үзәк музеенда хезмәт итүе турында таныклык

Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге

Сәет Вахиди хезмәттәшләре арасында. 1930 еллар

Сулдан С.Вахиди, Ә.Мостафин, М.Корбангалиев, Ә.Мостафин. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге

Эшчәнлеге

С.Вахиди 3 меңнән артык борынгы кулъязмалар туплый. 1925 елда 200 дән артык кулъязма ТАССР Дәүләт музеена, 1930 елда 1127 кулъязма китапны Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институтына, 1934 елда 500 дән артык кулъязманы СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтына тапшыра (шулай ук кара: Вахиди С. шәхси китапханәсе).

Төп хезмәтләре татар халкының борынгы һәм Урта гасырлар тарихын өйрәнүгә карый.

А. Самойловичның С. Вахидигә язган хаты. 1936

ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге

И. Крачковскийның С. Вахидигә язган хаты. 1937

ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге

Хезмәтләре

Мәрҗани көтепханәсе һәм аның язмышы // Безнең юл. 1929. №6–7.

Исследование ярлыка Сахиб-Гирей хана. Казань, 1925.

Татарские легенды о прошлом Камско-Волжского края. Казань, 1926.

С.Вахидинең үлеме турында таныклык

Күчермә. Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге

ТАССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан С.Вахидинең язмышы турында белешмә. 1990

Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге

Әдәбият

Госманов М.Г. Сәет Вахидиның игелекле мирасы // Казан утлары. 1987. № 5.

Усманов М.А. Итоги и перспективы археографических работ в Казанском университете // Материалы итоговой научной конференции Казанского государственного университета за 1988 год. Казань, 1990.

Автор – М.Г.Госманов