«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре. ХХ йөз башы

Тарихы

1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан З.Рәсүлев ярдәме белән ачыла. Хәйрияче М.И.Галиев исеме белән атала.

Икенче мәдрәсә булып санала, ә 1909 елдан – Галиев мәчете мәхәлләсенең бердәнбер мәдрәсәсе (1810 еллардан Сәгыйтов мәдрәсәсе дә эшләгән була).

Эшчәнлегенең беренче елларыннан мәдрәсә укыту дәрәҗәсенең югары булуы белән аерылып тора. Г.Баруди Төркия, Мисыр һәм Мәккәгә барып кайтканнан соң, 1886–1891 елларда укыту процессы тулысынча үзгәртелә. «Мөхәммәдия» Россиядә рәсми төстә җәдитчелек нигезендә эшләгән беренче мәдрәсә була.

ХХ йөз башына тотрыклы укыту системасы башлангычтан югары белемгә кадәр тулы курсны үз эченә ала: ибтидаи (башлангыч мәктәп, 6 ел), рөшдия (4 ел), игъдадия (3 ел), галия (якынча 3 ел).

Башлангыч сыйныф укучылары Казанның татар бистәләреннән ир балалар була, өлкән сыйныфларга элек башка мәдрәсәләрдә белем алган яшүсмерләр укырга килә.

Дәресләр сыйныф-дәрес системасы буенча төзелә. Гарәп, фарсы телләре, Коръән, тәфсир, хәдисләр, фикъһ һ.б. дини фәннәр Г.Баруди төзегән яңа алымлы уку дәреслекләре (ярдәмлекләре) буенча өйрәнелә.

Уку вакытының яртысы дөньяви фәннәргә (математика, география, табигать белеме, медицина һәм гигиена, гомуми тарих, Россия һәм татар халкы тарихы, педагогика) бирелә. Россия мәдрәсәсендә беренче булып татар теле фән буларак укытыла, шулай ук рус телен укытуга зур игътибар бирелә.

1908–1912 елларда, Г.Баруди сөргендә һәм чит илдә булганда, һәм 1918 елдан мәдрәсәне аның туганы Габдрахман Баруди җитәкли. Дәресләр 1921 елга кадәр дәвам итә.

«Мөхәммәдия» Идел-Урал төбәгендә иң зур мәдрәсә була, ХХ йөз башына укучылар саны 800 дән арта.

«Мөхәммәдия»нең программалары һәм уку процессын оештыру «Буби», «Хөсәения», «Галия» һ.б. шундый күп кенә җәдиди мәдрәсәләр өчен үрнәк булып тора.

Мәдрәсәне тәмамлаучыларның күбесе имам-хатип һәм мөгаллим булып китә, алар мәдрәсә һәм мәктәпләргә яңа алым белән укытуны кертәләр.

1907 елда «Мөхәммәдия» җирлегендә мөгаллимнәр өчен җәйге курслар оештырыла. Югары дәрәҗәдәге белемнәре аларга, гимназия курслары өчен имтихан тапшырып, югары уку йортына керергә мөмкинлек бирә. Совет чорында мәдрәсәне тәмамлаучыларның күбесе мәктәпләрдә эшләүләрен дәвам итә, “Мөхәммәдия” дипломы урта махсус педагогия уку йортлары дипломына тәңгәлләштерелә.

Биналар төзү, җиһазлар һәм уку ярдәмлекләре белән тәэмин итүдә М.М.Галикәев, А.Я.Сәйдәшев, М.И.Үтәмишев, А.Хөсәенов һ.б булыша.

1906–1908 елларда һәм 1913–1917 елларда «Мөхәммәдия» каршында «әд-Дин вә әл-Әдәб» исемле педагогик журнал чыгарыла.

1903 елдан Ф.Әмирхан җитәкчелегендә әдәбият түгәрәге эшли, кулъязма журналлар чыгарыла, пьесалар куела.

Шәкертләр 1905–1907 елгы революция вакыйгаларында актив катнашалар, «Берек» һәм «әл-Ислах» җәмгыятьләренең нигезен тәшкил итәләр.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе. ХХ йөз башы

Укытучылар

Укытучылар арасында – Г.С.Гобәйдуллин, Б.Шәрәф, Ш.Шәрәф, З.Солтан, Ә.Р.Мостафин, К.Тәрҗеман, З.Ш.Шакиров. Медицинаны – Ә.Б.Терегулов, хокукны – С.Ш.Алкин, сәясәт тарихын – Й.Акчура укыта.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Мәдрәсәдә дәрес вакыты

ХХ йөз башы фоторәсеме

Шәкертләр

Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында: М.С.Алмаев, Ф.З.Әмирхан, И.З.Әмирханов, Х.Бәдигый, З.Ш.Бәшири, Х.М.Биккинин, Ф.З.Бурнаш, С.Вахиди, С.Х.Габәши, М.Гафури, М.Дулат-Али, Н.Исәнбәт, А.А.Исхак, Камал I, Камал II, Г.Г.Камал, Г.Ш.Нугайбәк, Г.М.Рәхим, С.З.Сәйдәшев, З.Солтанов, К.Г.Тинчурин, Ф.К.Туйкин, М.Укмаси, Б.И.Урманче, З.Ш.Шакиров, Г.Ш.Шәрәф, К.Л.Якубов, Х.М.Ямашев.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бинасы ишегалды ягыннан. 2019

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Совет чорыннан соң

Уку йорты яңадан 1993 елда шул ук биналар комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең югары мөселман мәдрәсәсе буларак ачыла. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре эшли. 2014 елга укучылар саны 1093 кеше (шул исәптән 182 се – көндезге бүлектә); укытучылар коллективында 23 кеше эшли.

Биналары

Мәдрәсә өчен беренче бер катлы бина 1883 елда сәүдәгәр М.И.Галиев акчасына төзелгән була, 1885 елда – икенче каты, 1886 елда – өченче каты төзелә. 1901 елда өч катлы өстәмә бина төзелә.

1909 елда Сәгыйтов мәдрәсәсенең бер катлы бинасы «Мөхәммәдия»гә күчә.

Комплекс архитектура истәлеге булып санала. 1995 елдан Галиев мәчете «Мөхәммәдия»нең бер өлешенә әверелә.

Галиев мәчете. 2019

1798–1801 еллар. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Әдәбият

Әмирханов Р. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Казан, 1992.

Валидов Д. Очерк истории образованности и литературы татар. Казань, 1998.

Юсупов М.Х. Галимджан Баруди. Казань, 2003.