Эчтәлек

1832 елның 4 сентябре, Казан – 1908 яки 1909 ел, шунда ук.

Г.Барудиның әтисе.

100 гә якын модельдә милли аяк һәм баш киемнәре җитештергән фабрика хуҗасы.

1893 елда Чикаго шәһәрендә (АКШ) уздырылган халыкара күргәзмәдә күннән затлы әйберләр җитештерүе өчен бүләкләнә, 1898 елда Түбән Новгородта узган Бөтенроссия күргәзмә-ярминкәсендә аңа көмеш медаль бирелә.

1904 елда «М.И.Галиев һәм уллары» дип аталган сәүдә йорты оештыра. Аның Уфа, Эрбет, Троицк шәһәрләрендә милли аяк киемнәре сату буенча бүлекчәләре булдырыла (устав капиталы – 25 мең сум).

1875–1905 елларда Казан шәһәр думасы гласные, шәһәр управасы әгъзасы (1875–1880 еллар), Казан шәһәре җәмәгать банкының исәп-хисап комитеты әгъзасы (1880–1883 һәм 1887–1898 еллар).

Мөселман зираты идарәчеләренең берсе (1876 елдан).

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзелешенә, Галиев мәчетен яңартуга, Б.И.Үтәмешеваның Казандагы җәдит мәктәбенә (1890 ел) акчалата иганә кыла.

«Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте»н оештыруга ярдәм итә (1898 ел).

Дүрт улы (Галимҗан, Газизҗан, Салихҗан һәм Габдерахман) арасыннан Газизҗан гына (1859 – ?) аның эшчәнлеген дәвам итә, калганнары дин эшлеклеләре була.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995;

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. Казань, 2001. Т. 1;

Девятых Л.И. Из истории Казанского купечества. Казань, 2002.

Автор – Р.Р.Салихов.