1891 елның 1 мае, Казан губерниясе, Казан өязе Кече Солабаш авылы – 1942 елның 8 гыйнвары, БАССР, Борай районы Чалкак авылы. 

Х.Габәшинең улы.

Белеме

Кече Солабаш мәдрәсәсендә, Уфада «Госмания» һәм «Галия», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый (1899–1911).

1911 елда Уфада Оренбург Диния нәзарәтендә имам-хатиб һәм мөдәррис булып эшләү өчен имтихан тапшыра.

1912–1915 елларда Уфа реаль училищесендә, 1915–1917 елларда Казан университетының юридик факультетында укый.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Солтан Габәши. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Педагогик һәм гыйльми эшчәнлеге

1918–1922 елларда Казан уку йортларында, шул исәптән Шәрык  консерваториясендә (1920–1922) эшли.

1922–1932 елларда Шәрык музыка техникумында музыка теориясе һәм хор фәннәрен укыта, мөдир урынбасары. Бер үк вакытта Казан уку йортлары һәм мәдәни-агарту оешмалары каршында хорлар оештыра.

1930 еллар башында аның иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге вульгар социологизм карашларыннан чыгып кискен тәнкыйтьләнә. Шул сәбәпле 1932 елда Казаннан Уфага күченеп китәргә мәҗбүр була.

1932–1936 елларда Башкорт Милли мәдәният фәнни-тикшеренү институтында сәнгать белеме бүлеге фәнни хезмәткәре, бер үк вакытта Башкорт сәнгать техникумында музыка теориясен укыта һәм хор җитәкчесе булып эшли.

1936–1941 елларда БАССР Халык Комиссариаты Советының Сәнгать эшләре идарәсе каршындагы музыка фольклор кабинеты фәнни хезмәткәре һәм мөдире.

1941–1942 елларда Чалкак урта мәктәбендә музыка укытучысы.

Иҗаты

С.Габәши иҗат эшчәнлеген 1909 елдан пианист һәм аккомпаниатор буларак башлый. Аннан соң Уфада, Казанда әдәби-музыкаль кичәләр, лекция-концертлар, вокаль ансамбль һәм хорлар оештыру белән шөгыльләнә.

Татар хор музыкасын үстерүгә мөһим өлеш кертә.

С.Габәшинең композиторлык иҗатында милли сәхнә музыкасы әсәрләре зур урын алып тора. 1917–1928 елларда милли театрның Г.Исхакый, Ф.Бурнаш, К.Рәхим һәм башка пьесалары буенча куелган 10 нан артык спектакленә музыка иҗат итә.

Габәши беренче татар опера коллективын оештыруда катнаша, беренче татар опералары «Сания» (1925) һәм «Эшче»не (1930, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградов белән бергәләп) иҗат итүчеләрнең берсе була. Бу опералар Татарстанда композиторлык иҗаты һәм музыка башкару сәнгате үсешендә зур роль уйный.

С.Габәши хор өчен, шулай ук вокаль һәм инструменталь әсәрләр иҗат итә, татар һәм башкорт җырларын эшкәртә.

Иҗатында милли фольклор (бәетләр, озын көйләр) элементларын куллануга омтыла, Шәрекъ халыклары музыкасы белән кызыксына. Шул ук вакытта халык музыкасы традицияләрен Европа классик музыкасы тәҗрибәсе белән баету юлларын эзли.

С.Габәши, беренче татар музыкасы белгече һәм фольклорчы-этнограф буларак, фольклор экспедицияләре вакытында 200 дән артык татар, 100 ләп башкорт көйләрен җыя һәм туплый, музыка иҗаты турында лекцияләр укый, татар һәм башкорт телләрендә музыка буенча әсбаплар, дәреслекләр төзи, татар һәм башкорт музыка мәдәниятенә кагылышлы актуаль проблемаларны яктырткан мәкаләләр яза.

Аның иң мөһим язмаларының берсе – «Яңалиф» журналында татар музыкасы турында басылган (1931, №3-6) анкета сорауларына җаваплары. Анда татар музыкасы үсешенең киләчәктәге тулаем фәнни-тарихи юлын анализлауга беренче омтылыш ясала.

С.Габәшинең күпкырлы иҗат эшчәнлеге энциклопедик характерга ия булып тора, хәзерге татар һәм башкорт музыкасы мәдәниятенең төп юнәлешен билгеләүгә хезмәт итә.

Төп әсәрләре:

  • «Сания» (1925), «Эшче» (1930) опералары (Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградов белән берлектә);
  • «Зөләйха» (Г.Исхакый), «ТаһирЗөһрә» (Ф.Бурнаш), «Бүз егет» (К.Рәхим), «Фәтхулла хәзрәт» (Ф.Әмирхан), «Йосыф белән Зөләйха» (К.Әмири), «Җир уллары» (Һ.Такташ) һәм башка спектакльләргә музыка;
  • «Кәккүк», «Оркыя», «Эшче кыз», «Ике заман», «Курай» җырлары;
  • хор өчен татар һәм башкорт җырлары эшкәртмәләре;
  • вокаль һәм камераинструменталь әсәрләр, шул исәптән фортепиано өчен «Пикник», «Кайгы», «Кайгыдан соң шатлык», «Яшьлек» исемле пьесалар; симфоник оркестр өчен «Яңалиф маршы» (Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградов белән берлектә) һәм башкалар.

Габәшиләр. Юкка чыкмаячакбыз. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Уфада музыка мәсьәләсе // Вакыт. 1910. 12 гыйнвар.

Музыканың эшләнеше // Безнең юл. 1925. № 7–8.

Татар сәхнәсендә музыка // Татар театры (1906–1926). Казан, 1926.

Татарстанда курайчылар һәм гармунчылар // Атака. 1932. № 1.

Программа по музыке для начальной школы. Уфа, 1933.

Әдәбият

Нигъмәтҗанов М. Солтан Габәши турында биографик белешмә: яңа документлар // Казан утлары. 1967. № 7.

Сәйдәшева З. Солтан Габәшинең тууына 90 ел // Казан утлары. 1981. № 5.

Хайруллина З., Гиршман Я. Султан Габяши // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957.

Нигмедзянов М.Н. Султан Габяши // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Салитова Ф. Габяши Султан Хасанович: 100 лет со дня рождения // Ежегодник памятных музыкальных дат и событий. М., 1991.

Газиз Альмухаметов и Султан Габаши в Казани: материалы и документы. Уфа, 1995.

Султан Габяши: материалы и исследования: в 2 ч. Казань, 1994–2000.

Автор – Ф.Ш.Салитова