- РУС
- ТАТ
Ваһапов Рәшит Ваһап улы. 1908 елның 7 мае, Түбән Новгород губерниясе, Сергач өязе Актук авылы – 1962 елның 14 декабре, Казан. Җырчы (тенор), ТАССРның халык артисты (1957)
Түбән Новгород педагогика техникумын (1926), Мәскәү музыка училищесен (1938) тәмамлый.
1941–1962 елларда Татар филармониясе солисты. 1940–1950 елларда татар эстрада җырчылары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан санала. Халыкта зур популярлык казана.
Ваһапов – татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәләтенә ия була.
Ваһапов башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия», «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи җырлары популярлык казана.
Милли вокаль-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, Р.Ваһапов татар музыка культурасына зур өлеш кертә.
Актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССР шәһәрләре буйлап гастрольләрдә еш була.
2004 елдан башлап Казанда Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале үткәрелә.
Рәшит Ваһапов. Татар сандугачы
Фәттахов Р. Рәшит Ваһапов: Тормышы һәм иҗаты. Казан, 2000.
ХайруллинаЗ. Вагапов Рашит Вагапович // Народные артисты. Казань, 1980.
Фәттахов Р. Рашит Вагапов: Личность. Творчество. Эпоха. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.