Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Алат Солабаш исеме белән искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, тукучылык кәсепчелеге тарала.

XIX йөздә авылда – мәчет, ХХ йөз башында – мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1194,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Дөбъяз авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1955 – 1967 елларда авылда китапханә эшли; фельдшер-акушерлык пункты бар. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл зиратында эпиграфика истәлеге – 3 кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Халык саны

1782 елда – 96 ир-ат;
1859 елда – 439,
1897 елда – 757,
1908 елда – 938,
1920 елда – 746,
1926 елда – 853,
1938 елда – 617,
1949 елда – 417,
1958 елда – 263,
1970 елда – 219,
1989 елда – 66,
2002 елда – 46,
2010 елда – 36,
2017 елда – 52 кеше (татарлар).