Тарихы

Авылга 1690 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда 3 торак пункт: Войкино №1 (Стрижовка), Войкино №2 (Хлудёновка) (мордвалар), Войкино №3 (руслар) булып теркәлә.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы крәстияннәр, отставкага чыккан солдатлар, казна крәстияннәре) һәм алпавыт крәстияннәре (алпавыт М.С.Хлуденёва, А.И.Ямщикова, А.П.Хлебников, А.К.Стрижевская крәстияннәре) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында Войкино №1 дә – җил тегермәне, Войкино №3 тә чиркәү-приход мәктәбе (20 ир бала һәм 10 кыз бала укый), земство хастаханәсе (Левашёво авылыннан күчерелә), тимерчелек, ярма яргыч, салат кайнату йорты, казна шәраб һәм вак-төякләр кибете эшли.

1909 елда Спас шәһәреннән авылга ике класслы авыл хуҗалыгы земство мәктәбе күчерелә, 1911 елдан Дәүләт милке министрлыгы карамагында.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2354,4 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Спас чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Левашёво волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Войкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Красный борец» һәм «Красный партизан» колхозлары оештырыла, 1957 елда «Левашёво» совхозы составында. 1981 елда аерым «Войкино» совхозы оештырыла (1996 – 2002 елларда «Войкино» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» ачык акционерлык җәмгыятенең бүлекчәләрендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2014 елда Изге Владимир хөрмәтенә чишмәдә кәшәнә ачыла.

Авыл читендә туганнар каберлегендә ак чехлар тарафыннан атып үтерелгән авыл кызылгвардиячеләренә һәйкәл куела.

Авыл янында республика күләмендә әһәмияткә ия Войкино V һәм Войкино IV авыллыклары, Көнбатыш Войкино һәм Көнчыгыш Войкино шәһәрлекләре (X– XIII йөзләр) табыла.

Күренекле кешеләре

Н.И.Кудашов (1935–2013) – педиатр, медицина фәннәре докторы, Россия медицина фәннәре академиясенең Акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни үзәгенең яңа туган балалар паталогиясе бүлеге җитәкчесе (Мәскәү).

Халык саны

1782 елда – 103 ир заты;
1859 елда – 890,
1897 елда – 1628,
1908 елда – 1950,
1920 елда – 1749,
1926 елда – 1137,
1938 елда – 807,
1949 елда – 675,
1958 елда – 396,
1970 елда – 463,
1979 елда – 330,
1989 елда – 227,
2002 елда – 223,
2010 елда – 206,
2015 елда – 178 кеше (мордвалар – 55%, руслар – 42%).