Эчтәлек

Иосиф «патша» (каган яки шад-бәк) әмере белән 954-961 елларда Кордова (Испания) хәлифәсе Габдрахман II чиновнигы һәм сарай тарихчысы Хисдай ибне Шәфруг хатына җавап итеп язылган. Чыгышы белән яһүд Хисдай ибне Шәфруг Идел буенда яһүдиләр дәүләте булуы турындагы мәгълүматлар белән кызыксына һәм аның идарәчесенә хат яза.

Җавап хатында Хәзәр каганлыгы тарихы, аның территориясе, гореф-гадәтләре һәм Болан «патша»ның яһүдилекне ничек кабул итүе турында мәгълүматлар бирелә, шәһәрләр (Бәрәнҗәр, Сәмәндәр), каганга ясак түләүче кабиләләр һәм халыклар исемлеге китерелә, болгарлар, бортаслар, суарлар, чирмешләр һ.б. турында мәгълүматлар бирелә.

Хат ике: кыска (1577 елда табыла һәм басыла) һәм киңәйтелгән (Россия шәркыятьче галиме А.Я.Гаркави тарафыннан 1877 елда табыла һәм басыла) редакциядә сакланган. Ике редакциядәге текстлар да Россия шәркыятьче галиме П.К.Коковцев тарафыннан өйрәнелә һәм нәшер ителә (1932).

Кайбер тикшеренүчеләр (Й.Маркварт, И.Х.Крамерс) хатның төп нөсхә булуына шик белдерәләр, ләкин борынгы яһүд телендә язылган кайбер документлар (мәсәлән, Кембридж документы) табылу нәтиҗәсендә, шулай ук И.Шехтер, Н.Голб, О.Прицак хезмәтләре нигезендә Иосиф каган хатының чынлыгы дәлилләнә.

Әдәбият  

Коковцев П.К. Еврейско-хазарская переписка в X в. Л., 1932;

Голб Н., Прицак О. Хазарско-еврейские документы X в. М., 1997;

Marguart J. Osteuropaische und ostasiatische. Streifzuge. Lpz., 1903;

Kramers J. Les Khazars // Analecta Orientalia. Leiden, 1954. V. 1.

Автор — И.Л.Измайлов