Авыл 1602–1603 еллардан Кучюковская исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кучукова Пустошь буларак та билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук киез-киез итек җитештерү, сәүдә эше тарала, Казаннан Малмыж, Алабуга һәм көнчыгышка илтүче Себер трактыннан үтүчеләргә хезмәт күрсәтә.

XX йөз башында авылда 3 җәмигъ мәчет (1849, 1854, 1911елларда), 3 мәдрәсә, киез итек җитештерү цехы, берничә сәүдә һәм юлаучылар йорты эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2551,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Носла волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан –  Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Шеңшеңәр авыл җирлеге үзәге.

1933 елда авылда  “Кызыл Шеңшеңәр” колхозы (беренче рәисе – Х.Шәйхетдинов), 1935 елда Буденный исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елдан – Ильич исемендәге колхоз, 1963 елдан  “Маяк” колхозы составында. 1995 елдан “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Маяк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык, 1933 елда – башлангыч, 1941 елда – җидееллык, 1942 елда – башлангыч, 1944 елда – җидееллык, 1945 елда – башлангыч, 1951 елда – җидееллык, 1957 елда – башлангыч, 1988 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп  (1988 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (1997 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ш.Х.Хөсәенов (1878 – 1927 елдан соң) – җәмәгать эшлеклесе, Вятка губернасыннан I Дәүләт думасы депутаты (1906 елда).

Халык саны

1782 елда – 150 ир-ат;
1859 елда – 976,
1884 елда – 1394,
1905 елда – 1510,
1926 елда – 1725,
1938 елда – 1355,
1949 елда – 756,
1958 елда – 592,
1970 елда – 640,
1979 елда – 528,
1989 елда – 519,
2002 елда – 501,
2010 елда – 511,
2015 елда – 497 кеше (татарлар).