Татарстан Республикасының хәзерге Теләче районы территориясендә, Кукмара тимер юл станциясеннән – 41 км, Мамадыш пристаненнан 56 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Саба районы Богдановка авыл советы, 1963 елдан Әбде авыл советы составында.

Халык саны – 377 кеше (1930 ел, руслар), 131 кеше (1956 ел, руслар), 125 кеше (1963 ел, руслар).

1960 елларда авыл перспективасыз авыллар исемлегенә кертелә, халкының бер өлеше якын-тирә торак пунктларга күчерелә. 1970 елларда Богдановка авыл буларак яшәүдән туктый.